Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

юлларда иминлек телибез

Сергей Овечкинның һәр эш көне КамАЗ йөк машинасына тиешле кирәк- яраклар төяп шәһәр һәм авыллар буйлап сәфәр чыгудан башлана. А.Мөхәммәтханова Аның эше җаваплылык һәм төгәллек таләп итә. Сергей Александрович Менделеевск газ службасында 23 елдан артык хезмәт куя. - Сергей коллективта хөрмәтле кеше. Ул яхшы дус һәм иптәш. Һәркемгә кичекмәстән ярдәм...

Сергей Овечкинның һәр эш көне КамАЗ йөк машинасына тиешле кирәк- яраклар төяп шәһәр һәм авыллар буйлап сәфәр чыгудан башлана.
А.Мөхәммәтханова
Аның эше җаваплылык һәм төгәллек таләп итә. Сергей Александрович Менделеевск газ службасында 23 елдан артык хезмәт куя.
- Сергей коллективта хөрмәтле кеше. Ул яхшы дус һәм иптәш. Һәркемгә кичекмәстән ярдәм кулы суза. Транспорты һәрвакыт төзек һәм кирәкле запас частьлар юнәтелгән, - ди хезмәттәше Т.Буланов.
Киләсе елда алтын юбилеен билгеләячәк Сергей Удмуртиянең Грахово районында туган. Балачакта гаиләләре белән Менделеевскига күчеп килгәннәр. Әтисе үрнәгендә Сергей да кечкенәдән транспорт белән мавыга. Шәһәрнең 4 нче мәктәбен тәмамлагач, "техника җене" кагылган егет һөнәр сайлауда икеләнеп тормый. Ерак Көнчыгышта хәрби бурычын үтәгәндә машина йөрткән Сергей туган ягына кайткач та химзаводта шофер булып эшли башлый, соңрак шәһәр газ службасына күчә.
- Районның һәр почмагын яхшы беләм. Шәһәрдә һәм авылларда мин йөрмәгән юл юктыр, - ди С.Овечкин.
Ул эш урынында хөрмәтле, гаиләсендә дә үрнәк. Тормыш иптәше Ларисага ныклы терәк, улы Александрга һәм кызы Аленага яхшы әти.
Яшәү ямен тоеп, дөнья матурлыгына сокланып, җәмгыятькә һәм якыннарыңа кирәкле кеше булып яшәү, өстәвенә, яраткан эшеңнең куаныч китерүе зур бәхет. Сергей Александровичка имин юллар телибез.
А.Владимиров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Сергей Овечкинныћ