Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Юниор”да әләм күтәрелде

Узган җомгада Л.Я.Карпов ис. химзаводның "Ык Тамагы" ял базасында урнашкан "Юниор" лагерында беренче смена ачылды. 90 юниорлы белән вакыйга шатлыгын ата-аналар, туганнары, дуслары уртаклашты. Балаларның ял шартлары белән шәхсән танышу һәм балачак бәйрәмендә катнашу өчен лагерьга район җитәкчесе Игорь Привалов килде. Җыелганнарны сәламләп, ул балаларга күңелле яллар, сәламәтләнүләрен теләде. "Юниор"...

Узган җомгада Л.Я.Карпов ис. химзаводның "Ык Тамагы" ял базасында урнашкан "Юниор" лагерында беренче смена ачылды. 90 юниорлы белән вакыйга шатлыгын ата-аналар, туганнары, дуслары уртаклашты.
Балаларның ял шартлары белән шәхсән танышу һәм балачак бәйрәмендә катнашу өчен лагерьга район җитәкчесе Игорь Привалов килде. Җыелганнарны сәламләп, ул балаларга күңелле яллар, сәламәтләнүләрен теләде. "Юниор" әләмен күтәрү хокукы балачак һәм шатлык республикасы президенты Марсель Гайнатуллинга бирелде.
Тантана фейервергында балалар һәм остазлары әзерләгән концерт программасына да урын табылды.
Изге традиция буенча лагерьның барлык шәкертләре башкарган күмәк бию концертның кульминациясе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары “Юниор” лагерында беренче смена