Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Йөзү – яраткан спорт төре

Ватанны саклаучылар көне алдыннан "Нептун" бассейнында оешма һәм учреждение җитәкчеләре арасында йөзү буенча ярышлар оештырылды. Мондый турнир бездә беренче мәртәбә булды. "Газпром-Межрегионгаз-Казан" ЯАҖ генераль директоры киңәшчесе Рөстәм Гафаров бәйгедә катнашучыларны сәламләде. Яшь менделеевлылар кунакларга төрле стильдә йөзә белүләрен күрсәттеләр. Районда һәм шәһәрдә яшәүче утыздан артык кеше ярышта катнашырга теләк белдерде....

Ватанны саклаучылар көне алдыннан "Нептун" бассейнында оешма һәм учреждение җитәкчеләре арасында йөзү буенча ярышлар оештырылды.
Мондый турнир бездә беренче мәртәбә булды. "Газпром-Межрегионгаз-Казан" ЯАҖ генераль директоры киңәшчесе Рөстәм Гафаров бәйгедә катнашучыларны сәламләде. Яшь менделеевлылар кунакларга төрле стильдә йөзә белүләрен күрсәттеләр.
Районда һәм шәһәрдә яшәүче утыздан артык кеше ярышта катнашырга теләк белдерде. ир-атлар һәм хатын-кызлар яшь категорияләре буенча биш төркемгә бүленделәр. Йөзә башлаганның беренче секундларында ук һәр өчлектә көчле көндәшләрне билгеләп була иде, алар өчен суда йөзү - яраткан спорт төрләренең берсе. Нәтиҗәдә ирләр арасында Андрей Федоров, Алексей Соболев, Юрий Ефремов, Раиф Искаков, Юрий Чернов, хатын-кызлардан Альбина Сапаева, Гөлназ Нәбиуллина, Мария Буханова, Фәния Әхмәтова, Тәнзилә Шәйхулова беренче урыннарны яуладылар. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бассейнга йөрү өчен абонементлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклары Бассейн