Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Завод – аның язмышы

Мария Семенова Иске химия предприятиесе юбилее - завод тормышларының аерылгысыз өлеше булган кешеләр турында искә алуга сәбәпче. Меңләгән бондюглылар - аппаратчы, лаборант, мастер, инженерлар - аның данын таратучылар. Нина Михайловна Георгиевская - шуларның берсе. Безнең һәркайсыбыз үткәннәрне, күптәнге вакыйгаларны хәтерендә саклый. Нина Михайловна берничә ел дәвамында легендар завод биографиясе белән...

Мария Семенова
Иске химия предприятиесе юбилее - завод тормышларының аерылгысыз өлеше булган кешеләр турында искә алуга сәбәпче. Меңләгән бондюглылар - аппаратчы, лаборант, мастер, инженерлар - аның данын таратучылар. Нина Михайловна Георгиевская - шуларның берсе.
Безнең һәркайсыбыз үткәннәрне, күптәнге вакыйгаларны хәтерендә саклый. Нина Михайловна берничә ел дәвамында легендар завод биографиясе белән бәйле тормыш юлы этапларын билгеләүче фоторәсемнәрне, газетадан язмаларны, документларны, Мактау грамоталарын альбомга җыя.
Ул 1943 елда беренче мәртәбә завод капкасыннан керә. Сугыш бара, күп заводлылар фронтка китә, аларның урынын хатын-кызлар, өлкәннәр һәм яшүсмерләр били. 17 яшьлек Нина укытучы булырга хыяллана, әмма әлегә укуда йомыш юк, фронтка ярдәм итәргә кирәк... Силовойда эшләгәндә лаборант һөнәре нечкәлекләренә төшенә башлый, аннан оешкан көннән техник-контроль бүлегендә эшли. 1965 елдан Нина Михайловна заводның үзәк лабораториясендә алтынчы разрядлы лаборант була. Лаборатория хезмәткәрләре җилкәсенә зур җаваплылык төшә. Технологик процесска, продукция сыйфатына югары таләпләр куела. Хезмәткәрләрдән сорау катгый була. Юкка гына аларны "янгын командасы" дип атамыйлар. Әгәр берәр урында технология бозылса, брак чыга башласа, алар беренче булып киләләр һәм җитештерелә торган продукция дәүләт стандартларына тәңгәл килә башламыйча китмиләр. Н.Георгиевская озак еллар бергә эшләгән коллегалары Валентина Щербакова, Тимерхан Әхмәтов, Александра Мамонтова, Нина Лисина, Галина Полякова, һ.б. ларны зур хөрмәт белән искә ала.
Аклы-каралы фотографияләр шушы киеренке, җаваплы чор турында искәртә. Менә Нина Михайловна коллегалары арасында, ә бу фотода - җилкәсенә "Районның иң яхшы остазына" тасмасы эленгән. Ул йөзләгән кызларны үз һөнәренә төшендерә, кулланылмаган педагогик потенциал шунда эшкә җигелә.
Нина Михайловна производство проблемалары белән генә яшәми. Коллегалары белән бергә үзешчән сәнгатьтә катнаша. 17 яшендә цех комитетын җитәкли. Дүрт чакырылышка шәһәр Советы депутаты итеп сайлана. Актив тормыш позициясе, үҗәтлеге аңа куелган бурычларын хәл итүдә ярдәмче була. "Почет билгесе" ордены, "Карпов исемендәге химия заводы хезмәт ветераны" дигән мактаулы исем, күпсанлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары - 40 еллык эшчәнлек нәтиҗәсе.
Нина Михайловна 26 ел гомерен завод ветераннары советына багышлый, район һәм предприятие тормышында актив катнаша. 10 ел йорт комитеты рәисе булуы язмабыз герое тормышында үзенчәлекле чор.
- Фатирда телефон берөзлексез шалтырый иде, - дип сөйли кызы Марина Владимировна, - күршеләрнең уты бетсә дә, суы булмаса да әнигә мөрәҗәгать итәләр иде.
- Хәтта башка йортларда яшәүчеләр да миңа комитет рәисе булырга тәкъдим итәләр иде, - дип искә ала эшчәнлек нәтиҗәләре буенча "Иң яхшы йорт комитеты рәисе" итеп танылган Н.Георгиевская.
Владимир Владимирович һәм Нина Михайловна 60 елдан артык бер гаилә булып яшиләр. Хәзер аның тормышында катлаулы чор - иреннән башка яшәргә, аннан башка уянырга өйрәнергә һәм, соңгы көннәрен, соңгы минутларын хәтердән үткәреп, иң кадерле кешесе турында уйлар белән йокларга ятарга туры килә. Стенадагы фотосурәттән тормыш иптәшенең игътибарлы һәм бераз иронияле күзләре өйдәгеләргә текәлгән.
- Кайвакыт хәтта аның тавышын ишеткән кебек булам, - ди Н.Георгиевская.
Әниләре янәшәсендә кызлары Людмила һәм Марина, өч оныкчык бүләк иткән оныклары. Авыр югалтуга карамастан, алар хакына яшәргә һәм гаилә эстафетасын тапшырырга кирәк.
Нина Михайловна үзенең альбомын завод музеена тапшырырга ниятли - чөнки предприятие елъязмасында аның өлеше дә бар.
Василий Прохоров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Л.Карпов исемендђге химия заводыныћ 145 еллыгына