Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бассейн чыныктыра, сәламәтләндерә, берләштерә

Лариса Кривилёва "Нептун" сәламәтләндерү комплексында Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында район предприятие, учреждение, оешмалары арасында йөзү буенча ярышлар узды. - Эстафетада катнашырга Карпов исемендәге химия заводы, "Менделеевсказот", район больницасы, мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре бүлеге, нотариаль контора, ЗАГС, Росреестр һәм безнең комплекс командасы теләк белдерде, - дип мәгълүмат бирде "Нептун" СК директоры...

Лариса Кривилёва
"Нептун" сәламәтләндерү комплексында Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында район предприятие, учреждение, оешмалары арасында йөзү буенча ярышлар узды.
- Эстафетада катнашырга Карпов исемендәге химия заводы, "Менделеевсказот", район больницасы, мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре бүлеге, нотариаль контора, ЗАГС, Росреестр һәм безнең комплекс командасы теләк белдерде, - дип мәгълүмат бирде "Нептун" СК директоры Розалия Насыйфуллина.
Трибунаны җанатарлар - су бәйгесендә катнашучыларның коллегалары тутырды. Рәмзия Нәҗипова җитәкчелегендәге Росреестр белгечләре тулы составта диярлек килгән.
Район гимны яңгырады һәм алып баручы Гөлнара Шәймәрдәнова микрофон янына спортчыларны сәламләү өчен район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллинны чакырды.
Ул билгеләп үткәнчә, Менделеевскида республика һәм "Бердәм Россия" партиясе җитәкчелегенең ярдәме һәм йогынтысы белән спортны үстерү өчен барлык шартлар тудырылган.
- Өлкәннәр һәм балаларны куандырып, менә алтынчы ел инде "Нептун" бассейны эшли, анда йөрүчеләр саны елдан-ел арта. Комплекс шөгыль һәм күнекмәләр урыны гына түгел, үзара аралашу, эмоциональ киеренкелекне бетерү үзәге дә. Шулай итеп, "Нептун" чыныктыра, сәламәтләндерә, берләштерә, - диде Рөстәм Зиннурович, районның беренче җитәкчесе Игорь Привалов исеменнән ярышта катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләп.
Җанатарлар беренче минутлардан ук ярышның кызганын сизделәр. Катлаулы һәм шул ук вакытта кызыклы бәйге спортчыларга сүлпәнләнергә ирек бирмәде. Азартлы тамаша җыелганнарның игътибарын читкә җибәрмәде. Йөзүчеләр тырышлык белән каршылыкларны җиңделәр, конкурс биремнәрен ышанычлы үтәделәр, күмәк көч белән һәм үзара ярдәмләшеп дистанцияне үттеләр.
"Чабышчы" һәм "Аркылы кичү" конкурслары тамашачыга нык тәэсир итте. Катнашучылар парлашып нудлста 25 метр араны, кулларындагы футболканы чылатмыйча тиешле дистанцияне үттеләр.
"Калкавыч" конкурсында су астында озаграк булып, Андрей Федоров химия заводы командасына очколар өстәде. Аннан соң җитәкчеләр арасында беренчелеккә старт бирелде. Хатын-кызларга ирекле алым белән - 25 метр, ә ирләргә 50 м йөзәргә кирәк булды. Баш судья Рәмзия Павлова, секретаре Оксана Газизуллина, секундантлар Ирина Борисова, Гөлназ Нәбиуллина, Айназ Мөхетдинова, Гөлсияр Ромазанова составындагы коллегия ярышларга нәтиҗә ясады. Гөлнара Харисова, Раиф Исхаков (Карпов исемендәге химия заводы), Гөлназ Нәбиуллина ("Нептун"), Алексей Соболев ("Химсервис"), Марат Зарипов (нотариаль контора), Александр Князев (үзәк больница) үз категорияләрендә - беренче, Наталья Панкрашина (Татар Чаллысы мәктәбе), Гөлнара Гудовская (ЗАГС), Рамил Нуриев (Камай мәктәбе), Юрий Ефремов (ат спорты базасы), Андрей Чернышев һәм Геннадий Герасимович (үзәк больница) икенче урыннарны яуладылар, Любовь һәм Андрей Федоровлар (Карпов исемендәге химия заводы) ярышта өченче урынга лаек булдылар.
"Менделеевсказот" ҖЧҖ командасы - җиңүче, "Нептун" хезмәткәрләре - көмеш һәм Карпов исемендәге химия заводы командасы "бронза" медальгә лаек дип табылды.
- Мин коллегаларым өчен дулкынландым, - дип фикере белән бүлешә үзәк больницаның профсоюз комитеты әгъзасы Кристина Әпсәләмова, - командабыз призлы урынны алмаса да, шәхси беренчелектә өч җиңү яуладык.
- Ярышлардан канәгатьләнү хисе алдык, - диләр "Менделеевсказот" предприятиесе ветераны Леонид Красько һәм профсоюз комитеты рәисе Рәйхан Сабирҗанов. - Бу объектны төзегән һәм йөзү спортын үстерүгә көч куйган кешеләргә рәхмәт җиткерәбез.
- Бүген бассейннан яхшы кәеф белән кайтып китәм. Җиңүчеләр арасында булганым өчен генә түгел. Фикердәшләрем белән аралашудан канәгатьлек һәм күңел күтәренкелеге алдым. Шәһәрдә мондый урын булуы бик яхшы, - дип билгеләп үтте нотариус Марат Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга