Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чемпионат бронзасы – Менделеевск командасында

18-19 гыйнварда "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында семи-контакт һәм лайт-контакт бүлекләрендә кикбоксинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Менделеевск, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Бөгелмә, Норлат һәм Казаннан 11 командада 245 спортчы көч сынашты. Катнашучыларны шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов сәламләде. - Менделеевскиның бу ярышларны кабул итүе очраклы гына...

18-19 гыйнварда "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында семи-контакт һәм лайт-контакт бүлекләрендә кикбоксинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узды.
Менделеевск, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Бөгелмә, Норлат һәм Казаннан 11 командада 245 спортчы көч сынашты.
Катнашучыларны шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов сәламләде.
- Менделеевскиның бу ярышларны кабул итүе очраклы гына түгел, чөнки Бондюг җире - җиде Советлар Союзы Герое ватаны. Мин чемпионатта яңа спорт йолдызлары үзләрен күрсәтер дип ышанам. Уңышлар, гадел җиңүләр телим.
- 2016 елда кикбоксингны Олимпиянең спорт төрләре исемлегенә кертергә мөмкиннәр, ул вакытта без зур Олимпия гаиләсенә кушылачакбыз, - дип җыелганнарга күңелле хәбәрне кикбоксинг буенча ТР Федерациясе вәкиле Александр Комаров җиткерде. - Отасыңмы, җиңеләсеңме - мәйданга чыгу үзе дә җиңү дигән сүз!
Менделеевск брейкерлары күрсәтмә программа белән чыгыш ясадылар. Флагны күтәргәннән һәм судьяларны тәкъдим иткәннән соң, ярышлар башланды. Егетләр генә түгел, кызлар да яхшы физик әзерлекләрен һәм ихтыяр көчен күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә Сергей Русаков, Анна Пермякова, Иван Будрин, Елена Багнюк, Екатерина Мазилкина, Вячеслав Егоров беренче урыннарны алдылар. Икенчелектә - Андрей Давыдов, Наил Мусикаев, Руслан Алексеев, Анна Пермякова, Иван Будрин, Андрей Федоров. Өченче урыннарда - Артём Петров, Сергей Русаков, Рөстәм Хәбибуллин.
Гомуми зачетта беренче урын Алабуга җыелма командасында, икенче - Яр Чаллы, Менделеевск командасы өченче урында.
Вәсилә Мортазина
Сергей Романов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Кикбоксинг Менделеевск яналыклары