Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт мәйданчыгы җиңүләргә юл ача

27 ноябрьдә 3 нче мәктәп ишегалдында мини-футбол өчен универсаль спорт мәйданчыгы ачылу тантанасы булды. Чарага килгән район башлыгы Игорь Привалов, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, болай диде: - Бүгенге көн спорт, сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр өчен бәйрәмгә әверелде. Президент программасын тормышка ашыру кысаларында объектлар ачу киләчәктә дә дәвам итәчәк. Озакламый мондый...

27 ноябрьдә 3 нче мәктәп ишегалдында мини-футбол өчен универсаль спорт мәйданчыгы ачылу тантанасы булды.
Чарага килгән район башлыгы Игорь Привалов, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, болай диде:
- Бүгенге көн спорт, сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр өчен бәйрәмгә әверелде. Президент программасын тормышка ашыру кысаларында объектлар ачу киләчәктә дә дәвам итәчәк. Озакламый мондый мәйданчык "Батыр" спорт мәктәбе янында да төзеләчәк. Мәйданчыклар спортчылар белән тулылансын һәм һәркем аларга сакчыл карашта булсын иде.
Игорь Анатольевич төзелешкә көч салган предприятиеләргә рәхмәт белдерде һәм "Л.Я.Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ генераль директоры Дамир Шәмсинга, "Менделеевскагрохимсервис" ҖЧҖ директоры Назыйм Әхмәтовка, "Камспецстрой" предприятиесе җитәкчесе Александр Захаркинга Рәхмәт хатлары тапшырды. Яшь спортчылар төзүчеләрдән бүләккә футбол туплары алдылар. Футбол уенын үз итүче Сергей Тимеркәев командасы исеменнән район җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.
"Батыр" спорт мәктәбе һәм Яр Чаллыдан "Виктория" командаларының дусларча очрашу уены башланыр алдыннан Игорь Привалов яңа ачылган мәйданчык капкасына беренче символик голны кертте.
Яшел келәм белән капланган ясалма мәйданга шул арада футболчылар таралды. Якташыбыз, 1 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучысы Илдар Гаврилов беренче уңышлы чыгышы белән аерылды.
- Без балачакта мондый спорт мәйданчыгы, тигез ясалма кыр турында хыяллана гына ала идек. Шәкертләремнең мондый көнне күрүләренә шатмын. Хәзер шөгыльләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Футбол уйнау өчен 15-16 кешедән торган өч төркем формалашты. Алар 2-7 нче сыйныф укучыларыннан тора. Шөгыльләр атнага өч тапкыр уза, - ди тренер Игорь Чернов.
Өченче мәктәп укытучылары бер тавыштан шатлыкларын җиткерделәр:
- Безнең шәкертләр спорт сөяләр, төрлекүләм ярышларда уңышларга ирешәләр. Мондый мәйданчыкта шөгыльләнү тагын да югары нәтиҗәләр яуларга булышыр. Күпләр физкультура дәресләрен дә саф һавада уздыру яклы.
Мәйданчык ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов, район Советы һәм башкарма комитет службалары җитәкчеләре катнашты.

Фәймә Вахриева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары вакыйга