Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт – ул сәламәтлек

"Айсберг" боз сарае директоры Сергей Данилов аның эшчәнлеге турында сөйләгәндә, мәйданының 3927 кв.м, боз аренасының 27,6 м×56,7 м, 235 урынга тамашачы трибунасы булуын билгеләп үтте. Боз сараенда 38 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 8000 сум тәшкил итә. Боз сарае базасында "Айсберг" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе муниципаль бюджет учреждениесе оештырылган, хоккей буенча...

"Айсберг" боз сарае директоры Сергей Данилов аның эшчәнлеге турында сөйләгәндә, мәйданының 3927 кв.м, боз аренасының 27,6 м×56,7 м, 235 урынга тамашачы трибунасы булуын билгеләп үтте.
Боз сараенда 38 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 8000 сум тәшкил итә. Боз сарае базасында "Айсберг" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе муниципаль бюджет учреждениесе оештырылган, хоккей буенча секция эшли, өч тренер күнекмәләр бирә. 14 төркемдә 5 яшьтән 16 яшькә кадәр 198 бала шөгыльләнә, фигуралы шуу секциясенә (1 тренер һәм 1 хореограф) 7 төркемгә 128 бала (3-13 яшьлек) йөри. Барлыгы 326 шәкерт, барлык төркемнәр комплектлаштырылган. Күнекмәләр 9 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә теләүчеләр өчен шуу оештырыла. Ел дәвамында Боз сарае базасында район, республика хоккей турнирлары, зона беренчелегенә республика ярышлары үткәрелде.
Башкаларның эш тәҗрибәсен өйрәнеп һәм халык ихтыяҗын исәпкә алып, бүгенге көндә хореография, тренажер залларын, кунакханә урыннарын җиһазлау таләп ителә. Әлеге проектны гамәлгә ашыру яшүсмерләр спорт мәктәбенең эшен тагын да яхшырак оештыру, күрсәтелүче хезмәтләр спектрын киңәйтү мөмкинлеге бирәчәк.
2013-2015 елларга Менделеевск районында хоккейны үстерү программасы проекты әзерләнде. Аны Менделеевск районында физик культура һәм спортны үстерү программасына кертү мөмкинлеген каравыгызны үтенәм.
- Спорт - ул сәламәтлек. Боз сарае балаларны спорт түгәрәкләренә һәм секцияләренә җәлеп итү өчен төп мәйданчык булырга тиеш.
Сарайда хәтта физкультура дәресләре дә үткәрергә мөмкин. Укытучылар моның белән кызыксынырлар дип уйлыйм. Киләчәктә мондый шөгыльләр яхшы күрсәткечләргә китерер, хоккей һәм фигуралы шууны яратучылар командаларын формалаштыруга ярдәм итәр, - дип ассызыклады Игорь Привалов, тиешле службаларга һәм бүлекләргә балаларны гаммәви спорт төре белән шөгыльләнүгә җәлеп итү буенча тәкъдимнәр кертүне йөкләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары эшлекле дњшђмбе