Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Спорт – ул тормыш

Сәламәтлекләре буенча физик мөмкинлекләре чикле спортчылар Инвалидлар ункөнлеге кысаларында үткән спартакиадада актив катнаштылар. Спорт ярышлары "Химик" комплексының зур залында узды. Җыелганнарга район башлыгы Игорь Привалов исеменнән аның урынбасары Рөстәм Хәбибуллин мөрәҗәгать итте. - Һәр кешенең җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы булуы мөһим. Районда "Кулай мохит" программасы кабул ителде һәм тормышка ашырыла....

Сәламәтлекләре буенча физик мөмкинлекләре чикле спортчылар Инвалидлар ункөнлеге кысаларында үткән спартакиадада актив катнаштылар. Спорт ярышлары "Химик" комплексының зур залында узды.
Җыелганнарга район башлыгы Игорь Привалов исеменнән аның урынбасары Рөстәм Хәбибуллин мөрәҗәгать итте.
- Һәр кешенең җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзасы булуы мөһим. Районда "Кулай мохит" программасы кабул ителде һәм тормышка ашырыла. Ә бүгенге ярышларда спортчыларга җиңел булмаган биеклекләрне яулауда көч һәм үҗәтлек телим.
Чарада катнашучылар арасында бик күп таныш кешеләр бар иде. Беренчелек пальмасы өчен көрәшкә тугыз тапкыр Россия, ике тапкыр Европа чемпионы Мария Урсегова чыкты.
- Аның белән көч сынашу файдасыз. Безнең арада аңа тиңнәр юк. Мария армспортка барлык буш вакытын багышлый, җитди шөгыльләнә, - диләр көндәшләре.
Стенадагы түгәрәк мишеньгә тырышып дротиклар атучы Максим Коноваловны күзәтәбез.
- Максимга сигез яшь. Дартс - аның яраткан уены. Бүген дә спорт комплексына бик теләп килде, - ди улын шөгыльләргә озатып йөрүче әнисе Светлана Борисовна.
Теннис өстәле тирәсендә дә җанлылык сизелә.
- Кызыклы чара оештыручыларга рәхмәт. Спартакиаданы түземсезләнеп көтәбез, чөнки безнең өчен иң мөһиме - хәрәкәтләнү. Без Игорь Анатольевичка шөгыльләргә барлык шартлар тудырылган "Ветеран" үзәге, җыелма команда капитаны Рөстәм Миңнегәрәевка күпсанлы кызыклы чараларны оештыруы, район инвалидлар җәмгыяте һәм Социаль яклау идарәсенә идеяләрне яклаулары өчен рәхмәтле, - дип бүлешә педагогик хезмәт ветераны Татьяна Тарасова.
Шахматчылар һәрвакыт иң күп җанатарларны җыя. Максим Уткин берничә ел рәттән турнирның абсолют җиңүчесе булып кала.
- Мин алтынчы сыйныфтан шахмат белән мавыгам. Элек партияләрне үзләштерергә әтием ярдәм итә иде, хәзер остазым - районның иң яхшы тренеры Юрий Дюжакин. Еш кына яңа алымнарны комьютер белән он-лайн уенда өйрәнәм, - ди ул.
Бу көнне чараны оештыручылар - Социаль яклау идарәсе (Әлфия Салаватуллина) һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге фойеда чәй өстәлләре әзерләделәр. Икмәк заводы хезмәткәрләре камыр ашлары белән тәэмин итте. Чәй мәҗлесенең төп иганәчесе булып предприятие директоры, район Советы депутаты Роберт Гаффаров чыкты.
Нәтиҗәдә армспортта беренче урыннарны Николай Прохоров һәм Мария Урсегова яулады, дартста Мария Кукаркина һәм Юрий Сидоров алдынгы булды. Иң яхшы теннисчылар - Нина Романова һәм Валерий Баклушин. Шахмат турниры җиңүчесе - Максим Уткин, шашкада - Мария Кукаркина, Николай Прохоров һәм яшь спортчы Олег Шадрин.
Җиңүчеләргә район башлыгы исеменнән грамоталар, дипломнар, премия тапшырылды. Катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады, балалар татлы призлар алды.
Лариса Кривилева
Александр Владимиров фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Химик