Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Якты җиңүләр – спортта һәм тормышта

Район газетасы битләрендә инвалид спортчыларның уңышлары һәм казанышлары турында язмалар мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен стимул була. Әлегә тормышта өстенлекле юнәлешне сайламаган яшь буын вәкилләре өчен бу бигрәк тә мөһим. Шахмат буенча беренче өлкәннәр разряды алуга ирешкән Максим Уткин алар өчен үрнәк булып тора. Балачактан күз күреме буенча инвалидлык аның өчен...

Район газетасы битләрендә инвалид спортчыларның уңышлары һәм казанышлары турында язмалар мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен стимул була. Әлегә тормышта өстенлекле юнәлешне сайламаган яшь буын вәкилләре өчен бу бигрәк тә мөһим.
Шахмат буенча беренче өлкәннәр разряды алуга ирешкән Максим Уткин алар өчен үрнәк булып тора. Балачактан күз күреме буенча инвалидлык аның өчен киртә булмаган, ә актив сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәгән. Мәктәпне тәмамлагач, ул социаль-гуманитар белем бирү институтының икътисад факультетына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Кечкенәдән шахмат уйнау белән шөгыльләнү ихтыяр көче, үзең белән идарә итә белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә булыша. Вакыт үтү белән, мавыгу җитди шөгыльгә әйләнә.
Район һәм шәһәр турнирларында җиңүче һәм призлы урыннарны яулаучы буларак, Максим шашка-шахмат буенча Татарстан чемпионатында беренче мәртәбә катнашты. Республиканың көчле уенчылары, спорт мастерлары М.Уткинда лаеклы көндәш күрделәр. Күчмә ярышларда катнашу тәҗрибәсе булмау Максимга пьедесталга менү мөмкинлеге бирмәде. Әмма, шахматта да, тормыштагы кебек, җиңүләр була. 2011 елның ноябрендә Түбән Камада узган зона фестивалендә инвалид-спортчылар арасында Максим шахмат һәм шашка буенча бронза медаль алды, аннан шәһәр чемпионатында җиңүче булды. Менделеевскида шахмат-шашка клубы ачу, даими күчмә уеннар һәм алга таба камилләшү аның планнарында мөһим урын били. Спортчыга шахмат өлкәсендә һәм тормышта яңа җиңүләр телибез.
Рөстәм Миңнегәрәев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары укучыгазета