Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Җан тынычлыгы телибез

    Вакыт бик озак, гомер бик тиз үтә, диләр. Шагыйрь дә: "Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытларны табып булмый якут белән", - дигән. - Әйе, үткән вакыт-гомерне тотып та, туктатып та булмый шул, - дип исәпли шушы көннәрдә 85 яшен тутыручы авылыбызның хөрмәтле, мәртәбәле кешесе Шәргыя апа Ибәтуллина. - Исән-имин, таза-сау, аңлы-зиһенле...

    Вакыт бик озак, гомер бик тиз үтә, диләр. Шагыйрь дә: "Якутлар табыладыр вакыт белән, вакытларны табып булмый якут белән", - дигән.
    - Әйе, үткән вакыт-гомерне тотып та, туктатып та булмый шул, - дип исәпли шушы көннәрдә 85 яшен тутыручы авылыбызның хөрмәтле, мәртәбәле кешесе Шәргыя апа Ибәтуллина. - Исән-имин, таза-сау, аңлы-зиһенле булып бу күркәм яшькә җитү - зур бәхет.
    Шәргыя апа 1928 елның зәмһәрир суык көннәренең берсендә, 24 февральдә дөньяга килә. Гаиләләре зур, таза хәлле, муллалар нәселе. Эшлиләр, табалар, булдыралар. Менә шушы мохиттә үскән Шәргыя да бик тырыш, гаярь, тәвәккәл була. Теләсә нинди эшкә курыкмыйча алына, яңа төзелгән колхозның төрле эшләрендә теләп катнаша: яшьтәшләре белән урак та уралар, үгез җигеп җир дә сөрәләр, болыннан печән ташыйлар, Любян урманында агач та кисәләр.
    - Бервакыт урман кискәндә өйгә бик кайтасы килгәч, дус кызым Хәдичә белән юлга кузгалдык. 90 чакрым араны җәяүләп үтеп, өйгә кич кенә кайтып кердек. Чабаталар теткәләнеп беткән, үзебезне бәс сарган. Әниләр танымый тордылар хәтта. Икенче көнне иртүк авыл Советына чакырттылар (кемдер кайтуыбыз турында җиткереп өлгергән). Билгеле, баштан сыйпамадылар, ачуландылар, бүген үк кире китәргә боердылар. Ә без барыбер китмәдек, өйдәгеләр мунча яктылар, киемнәребезне юып киптердек. Әле кичен "вичер"га да чыктык, җырладык, биедек. Икенче көнне сәгать 5 тән бәләкәй чанага бераз ашау, кирәк-яракларны салып, кабат Любянга киттек. Безгә 18-19 яшь кенә иде, менә нинди булганбыз: нык та, чыдам да, дәрт-дәрман да ташып торган, - дип искә төшерә юбиляр яшьлек елларын.
    Җырга-моңга гашыйк кыз Алабуга мәдәният училищесына укырга керә. Көчле җырлавы, шигырьләрне матур сөйләве белән курсташлары арасында аерылып тора. Тиздән училищеның беренче чыгарылыш студенты, кулына диплом алып, туган авылына кайта. И-и, ул чаклар... Мәктәп, китапханә, клуб гөрләп тора. Авылда яшьләр күп. Клубта һәркөн берәр чара үткәрелә: әле кино, әле җыелыш, концерт, лекция, әле спектакль. Ул елларда авылда драмколлективлар гына да өчәү була: сарык фермасы коллективы, авыл яшьләре, укытучылар ярыша-ярыша сәхнәдә уйныйлар.
    Балалар бакчасында тәрбияче, авыл Советында сәркатиб, аннары баш бухгалтер булып (бу вазифасында ул 25 ел хезмәт куя) эшләгәндә дә Шәргыя сәхнәне ташламый.
    Нәкъ шул вакытта кыз солдаттан кайткан тыйнак, ипле-акыллы егет Фәррахетдин белән дуслаша. Егет эш сөючән, тырыш. Әле кулы да оста - бик матур итеп картиналар ясый, туган ягыбыз табигатен сурәтли. Усал, чая Шәргыяне яратып "Гөләп чәчкәм", - дип атый: үзе чибәр, үзе чәнечкеле...
    1954 елда яшьләр гаилә коралар. Бер кыз, ике ул тәрбияләп үстерәләр. Киңәшле, тату, тырыш гаилә авылда күпләргә үрнәк була. Балалары да ата-ананың йөзенә кызыллык китермиләр, гаиләләр төзеп, төрле урыннарда хезмәт итәләр. Кызы Гөлшат инде 36 ел Чаллы каласында өлкән прокурор.
    Шәргыя апа бик бәхетле әни, дәү әни, әби. Аның өч баласы, җиде оныгы, биш оныкчыгы бар. Балалары барысы бергә җыйналганда, күңелле мәшәкатьләр белән йортлары гөрләп, балкып тора!
    - Аллага шөкер, тормышымнан зарланмыйм, канәгать, гомерем буе рәхәт яшәдем. Тик узган ел зур кайгы килде: кулга-кул тотынып, иңне-иңгә куеп яшәгән ирем Фәррахетдин бакыйлыкка күчте. Бик авыр кичердек бу югалтуны. Бер-беребезне күз карашыбыздан аңлап, 58 ел бергә яшәдек бит без. Аңа багышлап догалар кылам, рухы шат, урыны җәннәттә булсын. Күп кенә дога-сурәләрне, иман шартын инде күптәннән белә идем, ә менә намазга басарга ничектер кыймыйча йөрдем, булдыра алмам кебек тоелды. Ышанасызмы, әллә Ходай Тәгалә шулай язды, әллә иремнең төшләремә елмаеп, шат булып керүләре этәрде - 85 яшем тулганда намазга бастым бит! Узган ел Хаҗ гамәлләре кылып кайткан авылдашыбыз хаҗия Мәүгыйдә Җиһаншина ике атна эчендә намаз тәртипләрен, догаларын өйрәтте үземә, рәхмәт яугыры, - дип күз яшьләрен сөртеп тә, сөенеп тә сөйли Шәргыя ханым.
    Менә шулай, намазлы Ак әби булып, балаларының исән-саулыгына куанып, аларның уңышларына сөенеп, күрше-күләннәр, авылдашлар белән аралашып, Коръән ашлары уздырып, тормышыннан бик канәгать булып яши, алдагы елларга атлый безнең Шәргыя апа. Саулык, сәламәтлек, тазалык телибез сиңа, мөхтәрәм юбиляр!
    Юбилеең белән котлап, бәхет телибез сиңа.
    Җан тынычлыгы телибез, яшисе елларыңа.
    Рәмзия Мөхетдинова, педагогик хезмәт ветераны, Бәзәкә авылы
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим