Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Аның йөрәге башкалар өчен тибә...

    Балалар һәм яшүсмерләр өчен "Кама таңнары" социаль приютында 40 елдан артык стажы булган педагог Зоя Михайловна Маркина эшли. Аның хезмәт биографиясе 1971 елда шәһәрнең 5 нче балалар бакчасында тәрбияче буларак башлана. Глазовск педагогия институты дипломы Зоя Михайловнаның һөнәри осталыгын раслады. Баланың шәхес буларак гармонияле үсеше өстендә эшләү озак еллар буена...

    Балалар һәм яшүсмерләр өчен "Кама таңнары" социаль приютында 40 елдан артык стажы булган педагог Зоя Михайловна Маркина эшли.
    Аның хезмәт биографиясе 1971 елда шәһәрнең 5 нче балалар бакчасында тәрбияче буларак башлана. Глазовск педагогия институты дипломы Зоя Михайловнаның һөнәри осталыгын раслады. Баланың шәхес буларак гармонияле үсеше өстендә эшләү озак еллар буена аның максатына әйләнә. 1 нче мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булган еллары язмабыз герое күңелендә якты эз калдыра. 1982 елда З.Маркинага 9 нчы балалар бакчасын җитәкләүне тәкъдим итәләр. Бу чор шәхес буларак үсү, җитәкчелек итү тәҗрибәсе туплау планында аның биографиясендә үзенчәлекле роль уйный. Өлкәннәрнең һәм балаларның зур коллективын җитәкләү зур җаваплылык таләп итә. Ул вакытта 9 нчы мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе районда иң зур һәм уңышлы эшләүче була.
    Әмма замана үзгәрә, зилзиләле 90 нчы елларда шәһәрдә социаль яктан уңышсыз балалар күбәя. Балалар бакчасының уңайлы урында - шәһәр үзәгендә урнашуы аны социаль-реабилитация үзәгенә әйләндерүдә мөһим роль уйный. Зоя Михайловна приют ачылган көннән бирле тәрбияче булып эшли.
    Ул гомере буена балаларга һәм гөлләргә гашыйк. Армас-талмас куллары ярдәме белән приют яшеллеккә күмелә, җәй көне төрле төсле чәчәк түтәлләре күзләрне куандыра. Пөхтә киенүе, төркемнәрдә һәм территориядә тәртип урнаштыруы, балаларга белем нигезләре һәм күнекмәләр бирү - аның көндәлек максатчан эшчәнлеге. Менә дигән әни һәм хуҗабикә, дүрт оныгы өчен яраткан дәү әни дә. Бакчачылык, күргәзмәләр оештыру, шәһәрнең педагоглар активы белән аралашу - аның яраткан шөгыльләре.
    Зоя Михайловна тормышка уңай карашы, авырлыкларга каршы тора белүе, гүзәллеккә омтылышы, җаваплылыгы, эш сөючәнлеге белән коллегалары арасында хөрмәт казана.
    Марина Куликова
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: