Балачак бәйрәме
Халыкара балаларны яклау көнендә С.Гассар исемендәге мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәм оештырылды. Традициягә әверелгән балачак бәйрәме конкурслар, спорт ярышлары, фестивальләр җиңүчеләрен, аларның педагогларын тренерларын хөрмәтләү, бүләкләү чарасы да булды. Район җитәкчесе И.Привалов төрле өлкәләрдә иң яхшылар арасына кергәннәргә котлаулар һәм рәхмәт сүзләре җиткерде. - Безнең бурыч - аларга бәхетле балачак...
Халыкара балаларны яклау көнендә С.Гассар исемендәге мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәм оештырылды.
Традициягә әверелгән балачак бәйрәме конкурслар, спорт ярышлары, фестивальләр җиңүчеләрен, аларның педагогларын тренерларын хөрмәтләү, бүләкләү чарасы да булды. Район җитәкчесе И.Привалов төрле өлкәләрдә иң яхшылар арасына кергәннәргә котлаулар һәм рәхмәт сүзләре җиткерде.
- Безнең бурыч - аларга бәхетле балачак өчен барлык шартлар тудыру, сәләтләрен ачуга һәм үстерүгә игътибар бирү. Бу юнәлештә армый-талмый тырышучы остазларга рәхмәт.
Игорь Анатольевич халыкара, бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында, ярышларда, бәйгеләрдә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән балаларга һәм педагогларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм премияләр тапшырды.
Болар - "Мәгариф" номинациясендә рус теле һәм әдәбияты, удмурт теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының республика этабы призерлары А.Смирнова (укытучылары Р.Гайфуллина, Л.Ноговицина), С.Городсков (Л.Павлова), "Мин - тикшеренүче" Идел буе фән конференциясе җиңүчесе Е.Красноперова (Т.Маева). "Спорт" номинациясендә ТР чемпионатында акробатика буенча беренче урын яулаган А.Хәбиров, С.Колбина (З.Кәбирова), кобудо буенча ТР кубогына ия булган Р.Филатов (Л.Богатова).
"Мәдәният" номинациясендә "Без бергә булганда" халыкара фестивале I дәрәҗә лауреаты Л.Заһидуллина (Е.Йосыпова), "Балчык уенчыклар - сызгыручы бәйрәме" IV республика конкурс-күргәзмәсе I дәрәҗә лауреаты (О.Фадеева) һ. б. лар. Бәйрәм геройлары өчен "Химик" спорт сарае, "Батыр" спорт мәктәбе, "Нептун" бассейны, "Айсберг" боз сарае, сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре батутта сикерү, атта йөрү, туп белән уеннар, спорт бәйгеләре, фейс-арт (биткә рәсем төшерү) оештырдылар.
Сәнгать мәктәбенең, С.Гассар исемендәге мәдәният сараеның, иҗат үзәгенең "Даяна", "Росинка", "Ля-ля-фа", "Кристалл", "Шаян", "Очарование" вокал һәм бию ансамбльләре чыгышлары бәйрәм бизәге булды. Чараны В.Никифоров, Р.Хәмәтгалимова, Аделина Сперанская һәм Никита Гудовский алып бардылар.
-
15 февраль 2019 - 16:26Чыныгу мәктәбе ЭЭМ ветераны отставкадагы подполковник Орудж Гасанов 1984 елның декабреннән 2013 елның мартына кадәр эчке эшләр бүлегендә хезмәт итә.2500
-
15 февраль 2019 - 16:25Батыр очучы Әфганстан һәм Чечня ветераны Минзәлиф Мөхәмәтшин хәрби хәрәкәттә катнашуы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Курку белмәс солдат 700дән артык сугыш очышыы ясаган, парашюттан 986 мәртәбә сикергән.2700
-
15 февраль 2019 - 14:37Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.3400
-
15 февраль 2019 - 11:41Районның торак пунктларында халык җыеннары дәвам итә Тойгуҗа авылы халкы район башлыгы Валерий Чершинцев, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләре белән очрашты.2500
-
15 февраль 2019 - 11:40Әфганчы әтисе район суды федераль судьясы Рафис Әхмәтшин турында кызы Алиса Әхмәтшина язган 15 февраль көнне илебез Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылган көнен искә ала. 1989 елдан башлап бу көн илебездә әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә.2500
-
14 февраль 2019 - 08:442018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркия кунаклары сәяхәт итү өчен Татарстанны ешрак сайлый башлаган.4100
-
13 февраль 2019 - 15:47Дмитрий Песков Путин белән Миңнеханов мөнәсәбәтләрен бик ышанычлы булуын әйтте Россия Президенты матбугат секретаре дәүләт башлыгының төбәк җитәкчесенә шаярып кына кисәтү ясаганын аңлатты.4200
-
15 февраль 2019 - 16:27Татар Чаллысында буаны капталь ремонтлау планлаштырылаРайон башлыгы Валерий Чершинцев һәм службалар җитәкчеләре Татар Чаллысында халык җыенында булдылар.2900
-
13 февраль 2019 - 16:27ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕ 28 НЧЕ ТУГАН КӨНЕН БИЛГЕЛӘДЕ12 февральдә Туган якны өйрәнү музее дуслары янында туган көнен билгеләде.3700
-
13 февраль 2019 - 15:47Дмитрий Песков Путин белән Миңнеханов мөнәсәбәтләрен бик ышанычлы булуын әйтте Россия Президенты матбугат секретаре дәүләт башлыгының төбәк җитәкчесенә шаярып кына кисәтү ясаганын аңлатты.4200
-
14 февраль 2019 - 08:442018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркия кунаклары сәяхәт итү өчен Татарстанны ешрак сайлый башлаган.4100
-
13 февраль 2019 - 09:45Районның торак пунктларында гражданнар җыены дәвам итә ҖИРЛЕКЛӘР ТОРМЫШЫ4000
-
13 февраль 2019 - 12:54Казан Кремле: Путин сәфәре нәтиҗәләрен уңай бәялибез Татарстан «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча киң фикер алышкан беренче төбәк булды, дип билгеләп үтте Лилия Галимова.3800
-
13 февраль 2019 - 16:27ТУГАН ЯКНЫ ӨЙРӘНҮ МУЗЕЕ 28 НЧЕ ТУГАН КӨНЕН БИЛГЕЛӘДЕ 12 февральдә Туган якны өйрәнү музее дуслары янында туган көнен билгеләде.3700
-
15 февраль 2019 - 14:37Дмитрий Медведев Менделеевскида өстенлекле үсеш территориясе төзү турында игълан итте Өстенлекле үсеш территориясе 600 кешене эш урыны белән тәэмин итәр һәм 5 миллиард сумга якын инвестиция җәлеп итәр дип көтелә.3400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеев яналыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47615 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика