Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Балалар куркынычсызлыгын кайгыртып

    Фәймә Вахриева Янгын куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия иҗат конкурсының республика этабында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты. Мәгариф идарәсе, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге оештырган бәйге янгын чыгу очрагында үзеңне дөрес тотуны, яшь янгын сүндерүчеләр дружинасына җәлеп итүне, һөнәр белән кызыксындыруны, талантлы балаларны ачыклауны максат итеп...

    Фәймә Вахриева
    Янгын куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия иҗат конкурсының республика этабында балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары катнашты.
    Мәгариф идарәсе, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлеге оештырган бәйге янгын чыгу очрагында үзеңне дөрес тотуны, яшь янгын сүндерүчеләр дружинасына җәлеп итүне, һөнәр белән кызыксындыруны, талантлы балаларны ачыклауны максат итеп куйды. Алты яшьтән 17 яшькәчә иллегә якын конкурсант рәсем, декоратив-кулланма, техник иҗат әйберләре тәкъдим иттеләр. Жюри әгъзалары эшләрне "Янгын чыгуның сәбәпләре", "Урманда, төрле учреждениедә, транспортта янгын", "Янгыннан сак службасын чакыру", "Яшь янгынчылар дружинасы", "Кешеләрне, матди байлыкны саклап калу", "Янгыннан сак службасы көндәлеге", "Коткару техникасы" һ.б. темаларда бәяләделәр.
    Шулай ук балаларның хезмәтләренә иҗади якын килүләре, теманы ачулары, оригиналь караш, әйберләрне әзерләүдә осталык дәрәҗәсе һәм эстетик күренештә булулары искә алынды.
    Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр иҗат үзәгенә бүләкләү чарасына чакырылдылар. Гадәттән тыш хәлләр бүлегенең күзәтчелек бүлекчәсе хезмәткәре Федор Галанин төрле номинацияләрдә уңышка ирешкән Илдар Кашаповка (8 нче балалар бакчасы), Эльвина Сайрановага (13 нче балалар бакчасы), Анжелика Маловага (2 нче балалар бакчасы), Максим Стрижовка (10 нчы балалар бакчасы), Илмир Әхкыямовка, Александр Угольниковка, Данил Камашевка, Юлия Евдокимовага, Айназ Закировага (иҗат үзәге), Анна Закусиловага (3 нче мәктәп) Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: