Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Дөрес тәрбиягез өчен мең рәхмәт

    Гарипова Миннур Ильяс кызы 1928 елның 20 февралендә Турай авылында дөньяга килеп,бүгенге көнгәчә биредә гомер кичерә. Балачагының авыр сугыш елларына туры килүе аның көчле рухлы булып үсүенә нык тәэсир иткәндер, күрәсең. Әбиемнең кайчак "Эх, балакайларым, рәхәт тормышта яшисез, без күргәнне күрергә язмасын: чабата киеп урман кистек, урак урдык, ашарга юньле...

    Гарипова Миннур Ильяс кызы 1928 елның 20 февралендә Турай авылында дөньяга килеп,бүгенге көнгәчә биредә гомер кичерә.
    Балачагының авыр сугыш елларына туры килүе аның көчле рухлы булып үсүенә нык тәэсир иткәндер, күрәсең. Әбиемнең кайчак "Эх, балакайларым, рәхәт тормышта яшисез, без күргәнне күрергә язмасын: чабата киеп урман кистек, урак урдык, ашарга юньле ризык, киемебез булмады..." дип дәһшәтле сугыш еллары вакыйгаларын сөйләвеннән күзләр яшьләнә. Кечкенә генә гәүдәле Миннурның яшьлек көче белән хәзер ир-ат та башкара алмаслык эшләргә түзүенә ышанырлык та түгел.
    Ничә гаиләгә бердәнбер булган "ак әбиебез" бүген дә җитез, өлгер. Әле һаман да кулларының йомшаклыгын кушып җылы оекбашлар бәйли.
    Тыл ветераны булган әбиемнең күңеле тыныч, тормыш таләп иткән барлык эшләрне башкарган ул: илгә Җиңү китерүгә бар көчен куйган, гомере буе туган җиренә, туган колхозына хезмәт иткән, бабам Зариф белән ике йорт салып, өч бала тәрбияләп, аларны зур тормыш юлына озаткан. Бүген әби балалары, онык-оныкчыклары арасында балкып утыра, улы һәм килене хөрмәтендә яши. Килене белән инде 30 елдан артык ана һәм кыз кебек бер-берсен аңлап, терәк булып яшиләр. Аларның хәтта туган көннәре дә бергә. Әбиемә 85 яшь. Раббым сезгә тән сихәтлеге, куанычлы озын гомер бирсен! Якты йөзегез, акыллы киңәшегез, дөрес тәрбиягез өчен мең рәхмәт сезгә!
    Айгөл Иванова (Гарипова)
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: