Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Гаилә низагы янгынга китерде

    Чәршәмбе көнне Профсоюзная урамының 3 нче йортында дүрт бүлмәле фатирда янгын чыга. 17.20 сәгатьтә күршеләрнең шалтыратуы буенча ут белән көрәшкә ике янгын сүндерү экипажы, газ службасы, ашыгыч ярдәм машинасы килә. тикшерү версиясе буенча, ут гаилә башлыгының билгесез сыеклык яндыруы сәбәпле чыккан. Бу вакытта фатирда аның хатыны, 2011, 2003 елгы ике...

    Чәршәмбе көнне Профсоюзная урамының 3 нче йортында дүрт бүлмәле фатирда янгын чыга.
    17.20 сәгатьтә күршеләрнең шалтыратуы буенча ут белән көрәшкә ике янгын сүндерү экипажы, газ службасы, ашыгыч ярдәм машинасы килә. тикшерү версиясе буенча, ут гаилә башлыгының билгесез сыеклык яндыруы сәбәпле чыккан. Бу вакытта фатирда аның хатыны, 2011, 2003 елгы ике улы була. Балалар балконга чыгалар, аларны янгынчылар бригадасы коткара, ашыгыч ярдәм күрсәтелә. Янгынны сүндергәч, фатирда 1964 елгы ирнең мәете табыла. тикшерү бара.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим