Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Геройлар буыны белән горурланабыз

    ТАССРның Эчке эшләр халык комиссариаты һәм педагогик эшчәнлек ветераны, хөрмәткә лаек ханым Нина Михайловна Куприянованың 90 яшьлек юбилее аны котлау өчен сәбәп булды. Зур гаилә тантанасына - төрле төбәкләрдән җыелган якыннары, туганнары янына юбилярны котларга район җитәкчесе Игорь Привалов та килде. Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшыру кебек җаваплы...

    ТАССРның Эчке эшләр халык комиссариаты һәм педагогик эшчәнлек ветераны, хөрмәткә лаек ханым Нина Михайловна Куприянованың 90 яшьлек юбилее аны котлау өчен сәбәп булды.

    Зур гаилә тантанасына - төрле төбәкләрдән җыелган якыннары, туганнары янына юбилярны котларга район җитәкчесе Игорь Привалов та килде. Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшыру кебек җаваплы миссияне үтәгәннән соң, Игорь Анатольевич Ватан өчен фидакарь хезмәте, патриот булганы һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен тантана хуҗасына ихластан рәхмәт сүзләре җиткерде.
    - Без герой-бондюглылар буыны белән горурланабыз, - диде ул һәм юбилярга чәчәк букеты, истәлекле бүләк тапшырды. - Бу юрган сезгә безнең күңелләрнең җылысын тапшырсын. Сәламәтлек һәм иминлек телим.
    Ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре Зөлфирә Хәйретдинова һәм Надежда Абрамова котлауларга кушылдылар.
    Күпсанлы кунакларның игътибарыннан дулкынланып, Нина Михайловна җыелганнарга сәламәтлек теләде.
    - Мин бәхетле, бердәнбер улым Александр - күренекле табиб-кардиолог. Чаллы больницасында эшли. Миңа дәвалауны ул гына билгели. Минем өчен тормышта иң мөһиме сәламәт яшәү рәвеше алып бару булды. Яшь буынга да киңәшем шундый, - диде ветеран.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: