Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Химия һәм туган як экологиясе

    2013 ел Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Шул уңайдан "Менделеевсказот" предприятиесендә күп төрле чаралар планлаштырылган. Әһәмияткә ия гамәлләр - газ һәм су әйләнеше җайланмаларын, табигатьне саклау объектларын ремонтлау, атмосфера һавасы торышын, су, җир объектларын саклау, су куллану күләмен кыскарту, җитештерү калдыкларын урнаштыру һ.б....

    2013 ел Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Шул уңайдан "Менделеевсказот" предприятиесендә күп төрле чаралар планлаштырылган.
    Әһәмияткә ия гамәлләр - газ һәм су әйләнеше җайланмаларын, табигатьне саклау объектларын ремонтлау, атмосфера һавасы торышын, су, җир объектларын саклау, су куллану күләмен кыскарту, җитештерү калдыкларын урнаштыру һ.б.
    Ел дәвамында "Менделеевсказот" җәмгыятенең әйләнә-тирә мохитне саклау бүлеге оештырган эшләре махсус стендта, "Экологик вестник"та чагылачак. Кышын һәм җәен балык тоту гомумзавод конкурсы барышында Чулман елгасы буен чистарту каралган.
    Завод хезмәткәрләре "Җир сәгате", "Чиста территория", "Агач утыртыйк", "Тирә-юньне чәчәкләр белән бизик", "Автомобильсез бер көн" һ.б. акцияләргә җәлеп ителәчәкләр. Экология елына багышланган халык иҗаты смотр конкурсында предприятие һәвәскәрләре сәнгать өлкәсендә мөмкинлекләрен сынаячаклар.
    Республика, район конкурсларында һәм заводта оештырылган "Эколог көненә иң яхшы котлау" бәйгесенә эшләр тәкъдим ителәчәк.
    Үсеп килүче буынны табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү максатыннан хезмәткәрләр балалары арасында "Экодөнья балалар күзлегеннән", "Безнең шәһәр экологиясе", рәсем һәм инша конкурслары, "Бердәм экологик дәрес" чарасы оештырылачак. Ел дәвамында актив катнашучылар бүләкләр кабул итәчәк.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим