Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Иҗат җимешләре энә һәм төсле җепләр ярдәмендә туа

    Аныӊ бу шөгыле мәктәп чорыннан ук килә. Беренче эшен ул 8 нче класста укыган вакытта башкара. Шуннан бирле Люзия Хәкимулла кызы Әхмәтгәрәева бихисап куп картиналар иҗат иткән. Каләм, пумала һәм майлы буяулар белән түгел, аныӊ иҗат җимешләре энә һәм төсле җепләр ярдәмендә туа. Бер-берсенә ялганып киткән вак чигүләр соклангыч сәнгать...

    Аныӊ бу шөгыле мәктәп чорыннан ук килә. Беренче эшен ул 8 нче класста укыган вакытта башкара. Шуннан бирле Люзия Хәкимулла кызы Әхмәтгәрәева бихисап куп картиналар иҗат иткән.

    Каләм, пумала һәм майлы буяулар белән түгел, аныӊ иҗат җимешләре энә һәм төсле җепләр ярдәмендә туа. Бер-берсенә ялганып киткән вак чигүләр соклангыч сәнгать әсәренә әверелә. Моныӊ өчен Люзия ханым көчен дә, вакытын да, акчасын да кызганмый. Канвага төшерелгән сурәтне кысаларга тарттырырга да кирәк бит әле. Ә андый чималны күршедәге зуррак шәһәрләрдән юнәтергә туры килә.

    Бугенге көндә Люзия Хәкимулла кызыныӊ шәхси коллекциясендә шома чигү, тапкырлап чигү ысуллары белән эшләнгән йөздән артык иҗат җимеше тупланган. Аларныӊ бер өлеше туган якны өйрәнү музеена күргәзмәгә алынган, бүләк буларак еракларга киткәннәре дә байтак. Люзия апаныӊ кызы Сәрия дә, оныгы Ләйсән дә кул эшләренә оста, хәтта килене дә чигүгә керештән. Быел Ләйсән "Сабантуй сөлгесе" район бәйгесендә 2 нче урынны яулаган. "Бу буыннан-буынга килә торган гаилә һөнәре," -ди Люзия Хәкимулловна. Ә бит ул яшьлегендә эретеп-ябыштыручы булырга укыган, шул белгечлеге буенча 15 ел, соӊрак әти-әнисе кебек химия заводында тырыш хезмәт куйган кеше. Күӊеле шулай тели аныӊ, бу йөрәк кушуы. Хәзерге вакытта Люзия апа яӊа картиналар ясау теләге белән янып йөри.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: