Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Игътибарны хөрмәтлибез

    Лариса Кривилёва, Рәис Сәхапов фотосы Агымдагы атна Кәлимуллиннарның зур һәм тату гаиләсе өчен әһәмиятле булды. Сый-нигъмәтләргә бай бәйрәм табыны артында туганнары һәм якыннары белән берлектә алар яраткан әниләре, әбиләре Әкилә Сираҗетдиновнаның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Район башлыгы Игорь Привалов, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, ветераннар Советы рәисе Любовь...

    Лариса Кривилёва,
    Рәис Сәхапов фотосы
    Агымдагы атна Кәлимуллиннарның зур һәм тату гаиләсе өчен әһәмиятле булды.
    Сый-нигъмәтләргә бай бәйрәм табыны артында туганнары һәм якыннары белән берлектә алар яраткан әниләре, әбиләре Әкилә Сираҗетдиновнаның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
    Район башлыгы Игорь Привалов, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина юбиляр тормышындагы мөһим вакыйга белән котларга килделәр.
    Үзенә күрсәтелгән хөрмәттән дулкынланып, Әкилә апа өлкән буынга яхшы мөнәсәбәте өчен район җитәкчелегенә ихластан рәхмәт белдерде.
    - Миңа хәзер әйбер кирәкми. Бар нәрсә бар. Балаларым, оныкларым янәшәмдә. Дәүләт кайгыртуы нәтиҗәсендә сугыш ветераны толы буларак яхшы фатир алдым. Хәзер, безнең өлкәннәр өчен, игътибар бик кирәк. Безне онытмавыгыз, искә алуыгыз өчен рәхмәт, - диде ветеран. Уртанчы кызы Сания әнисе турында изге сүзләр әйтә.
    - Әнием тумышы белән Чүпрәле районыннан. Күп балалы гаиләдә үскән. Белем дүрт класслы булуга карамастан, әниебез һәрвакыт актив, энергияле, эштә җитез, коллегаларының хөрмәтенә лаек булды.
    Фронтта сугыш яралары алган әтиебез бик иртә фани дөньядан китте. Өч баланы әниебез ялгызы үстерде. Колхозда эшләде. Тулага күчкәч - шахтада. Безгә югары белем бирү мөмкинлеге булмаса да, хезмәт сөючән һәм үзара тату итеп үстерде. Өлкән улы Гыйльфан әнисе белән яши, аны тәрбияли. Мин алар белән бер йортта яшим. Кызым Лилия әбисен шатландырып, Мәскәү химия-технология институтын кызыл дипломга тәмамлады, хәзер "Менделеевсказот" предприятиесендә эшли. Улым энергетика университетында укый.
    Әкилә Сираҗетдиновнаның кече кызы Әлфия гаиләсе белән Тула өлкәсендә яши. Әмма күңеле белән ул һәрвакыт әнисе янында, мөмкин булганда якын, кадерле кешесе янына кайтырга тырыша.
    Безгә язмабыз герое өчен куанырга гына кала. Аллаһ аңа озын һәм бәхетле гомер биргән. Әкилә Сираҗетдиновна моңа лаек. Югары дәүләт бүләкләре моны раслый. Ул - хезмәт һәм тыл ветераны.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим