Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Ике язмыш – ике Евдокия

    Гөлүзә Гыйләҗетдинова Рәис Сәхапов фотолары Изге традиция - озын гомерле юбилярларны котлау һәм аларга илебез, шәһәр җитәкчелегеннән открытка, истәлекле бүләк тапшыру район тормышына ныклап керде. Менделеевск шәһәрендә яшәүче Евдокия Петровна Сорокинага (рәсемдә) шушы көннәрдә 100 яшь тулды. Шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов юбилярны котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Ул...

    Гөлүзә Гыйләҗетдинова
    Рәис Сәхапов фотолары
    Изге традиция - озын гомерле юбилярларны котлау һәм аларга илебез, шәһәр җитәкчелегеннән открытка, истәлекле бүләк тапшыру район тормышына ныклап керде.
    Менделеевск шәһәрендә яшәүче Евдокия Петровна Сорокинага (рәсемдә) шушы көннәрдә 100 яшь тулды. Шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов юбилярны котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Ул РФ һәм ТР Президентлары В.Путин һәм Р.Миңнеханов җибәргән открыткаларны укыды, бүләкләр тапшырды.
    - Яныгызда таянырлык кешеләрегез булсын, сәламәтлек һәм иминлек телим, - диде Игорь Анатольевич.
    Сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Сорокина, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина котлауларга кушылдылар.
    Евдокия Петровна - соңгы гасырда булган тарихи вакыйгалар шаһиты. Бигрәк тә дәһшәтле сугыш еллары истә калган, авыр вакытта бер караңгыдан икенчесенә кадәр эшләргә туры килгән.
    - Кырда булдык, берүзем күләмле эш башкардым, - дип көрсенә юбиляр. - Балаларны ашатырга кирәк, алар бишәү иде бит...
    Евдокия Петровнаның хәтере яхшы, кызы Лидия Александровна Миңнәхмәтова белән яши. Ике кызы - Зинаида һәм Любовь һәрвакыт янәшәсендә. Алар инде үзләре дә әбиләр, барысы бергә җыелганда, өйдә кысанрак була.
    - Әниебезнең тугыз оныкчыгының балалары бар, - ди горурлык белән Л.Миңнәхмәтова. - Тагын ун оныгы һәм 15 оныкчыгы.
    Шул ук көнне район башлыгы тагын бер ветеранда булды. Евдокия Егоровна Камашевага 103 яшь тулды.
    Ул күптән түгел авыл өеннән уңайлыклары булган фатирга күченде һәм тормышы уңай якка үзгәрде.
    - Әниебез бу күченүне түземсезлек белән көтте, яңа фатир турында хыялланды. Монда да эшсез утырмый, вак-төякләрне үзе башкара, - дип сөйли кызлары Римма һәм Галина.
    Евдокия Егоровна үз яшеннән яшьрәк күренә, йөз яшьтән узган дип әйтергә тел әйләнми. "Озын гомерле булуның сере нәрсәдә?" - дип кызыксынабыз.
    - Ул изге күңелле, гомере буена кешеләргә ярдәмчел булды, киңәш, ярдәм сорап киләләр иде, беркемне дә кире борып чыгармады, - диләр кызлары. - Югыйсә, тормышы да җиңел булмады - сугыш, ике янгын кичерде, әмма Аллаһы Тәгаләгә, кешеләргә ышанычын югалтмады.
    Ике Евдокия - ике юбиляр, гади хезмәт кешеләре, ләкин язмышлары охшаган, әйтерсең, гасырлык тарихның тере елъязмалары. Алар якыннары өчен кадерле.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим