Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Ижевкада халык җыены

    Лариса миңнегалиева Авыл җирлекләре территорияләрендә халык җыеннары старт алды. Дүшәмбе көнне Ижевка җирле үзидарә җитәкчесе Валентина Пономарева авыл җирлеге эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады. Мәктәп директоры, балалар бакчасы һәм клуб мөдирләре дә еллык эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Полициянең участок вәкиле Валерий Вәлиев җыелганнар игътибарын мошенниклык проблемасына юнәлдерде. Авыл халкы...

    Лариса миңнегалиева
    Авыл җирлекләре территорияләрендә халык җыеннары старт алды.
    Дүшәмбе көнне Ижевка җирле үзидарә җитәкчесе Валентина Пономарева авыл җирлеге эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады.
    Мәктәп директоры, балалар бакчасы һәм клуб мөдирләре дә еллык эшчәнлек нәтиҗәләре белән таныштырдылар. Полициянең участок вәкиле Валерий Вәлиев җыелганнар игътибарын мошенниклык проблемасына юнәлдерде.
    Авыл халкы белән очрашуда район башлыгы Игорь Привалов, башкарма комитет службалары һәм бүлекләре җитәкчеләре, хезмәт күрсәтүче предприятиеләр вәкилләре, район прокуроры Айрат Галимәрдәнов катнаштылар.
    Очрашу барышында поселоктагы юлларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, канализация-насос станциясенең эшчәнлеген тотрыклы итү, күпфатирлы йортларда икеконтурлы котеллар урнаштыру, автобус маршрутын ачу һ.б. мәсьәләләр каралды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: