Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Кап, зур балык, кап кечкенәсе!

    24 мартта Менделеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесе һәм "Ижминводы" санаторие призларына мормышкага һәм блеснага балык тоту буенча Бөтенроссия фестиваленә старт бирелде. Ярышларда Россиянең ун регионыннан - Мәскәү, Киров, Ульяновск өлкәләреннән, Санкт-Петербургтан, Башкортстаннан, Чувашиядән, Марий-Элдан, Татарстаннан 80 балыкчы катнашырга теләк белдерде. Чемпионатны район җитәкчесе Игорь Привалов ачты. - Безнең республика бөтен...

    24 мартта Менделеевск районы Башкарма комитеты җитәкчесе һәм "Ижминводы" санаторие призларына мормышкага һәм блеснага балык тоту буенча Бөтенроссия фестиваленә старт бирелде.



    Ярышларда Россиянең ун регионыннан - Мәскәү, Киров, Ульяновск өлкәләреннән, Санкт-Петербургтан, Башкортстаннан, Чувашиядән, Марий-Элдан, Татарстаннан 80 балыкчы катнашырга теләк белдерде.
    Чемпионатны район җитәкчесе Игорь Привалов ачты.
    - Безнең республика бөтен Россия буенча сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буларак үтүче "Халык балыкчылыгы" фестиваленең эстафета таякчыгын кабул итте. Бүгенге ярышлардан һәрберегезнең уңай тәэсирләр генә алуын телим, - диде Игорь Анатольевич.
    Бәйгенең төп кагыйдәләре турында баш судья Илһам Садыйков сөйләде. Ул фестивальнең ике төр - блеснага һәм мормышкага тоту буенча үтәчәген билгеләде. Ярышучыларның чокырчыклары арасындагы ара биш метрдан да ким булмаска тиеш, балык тоту чикләре алдан ук билгеләнгән аерым акваториядә үтә.
    Бозның калынлыгы бер метрдан аз гына артык. Кар бата, кайбер урыннарда өскә су чыга, ләкин, МЧС хезмәткәрләре ышандырганча, бернинди дә куркыныч юк, якын көннәрдә боз нык булып калачак.
    9 сәгатьтә старт бирелде. Балыкчылар бозга чыкты. Мормышкага тотуны сайлаучылар ярга якынрак урнаштылар, блеснага өстенлек бирүчеләр акватория буйлап ераккарак киттеләр. Балыкчылар беренче эш итеп чокырчыклар борауладылар, аларны чүмеч белән кардан чистарттылар һәм, кармакка җим салып, көтә башладылар.
    - Балыкта иң мөһиме күпме тоту түгел, процессның үзе әһәмиятле, - дип раслый стажлы балыкчылар.
    Ярышлар барышын тәҗрибәле судьялар күзәтә. Мормышкага тоту өчен балык тоту буенча спорт мастеры Олег Гарипов җаваплы.
    - Мормышканы руслар уйлап тапкан дип исәпләнә, хәер, хәзер чит илдә дә балык тотуның мондый ысулы файдаланыла. Мормышкага тотуның принципы аның өзлексез хәрәкәтеннән гыйбарәт. Ул шулай итеп судагы иң вак тирбәлешләр чыганагы булып тора. Балык аларны ян-як линиясе белән ниндидер тере җан хәрәкәтләре дип кабул итә, - дип аңлата Олег Наилевич. - Әгәр мормышкага тотканда җим кулланырга яраса, блеснага тотканда бу тыела. Блесна кыяфәте белән җимне хәтерләтә һәм тәҗрибәле балыкчыларда ул дистәләгән төрле, блеснага нигездә ерткыч балыклар тотыла.
    Балыкчылар белән әңгәмә корабыз. Әлегә капмауга да карамастан, барысының да кәефе күтәренке. Ижевкадан һәм Турайдан иң яшь балыкчылар Марсель Вәлиев һәм Марат Рәхмәтуллин фестивальдә беренче тапкыр катнашалар, һәркайсының беренче булып балык тотасы килә. Түбән Камадан Юрий Чубыкин балыкчылыкны үзенең яраткан шөгыле дип атый.
    - Мин Кама буенда үстем, егерме биш елга якын балык тотам, буш кайткан чакларым сирәк, - дип раслый ул.
    - Балык тотуны ял итүнең бер төре дип исәплим, - ди якташыбыз Ижевкада яшәүче Сәгыйдулла Насыйфуллин. - Фестиваль турында узган елларда да белә идем, быел гына коллегаларым белән ярышу бәхетенә ирештем, чөнки мин хәзер ялда.
    - Әлеге фестивальне өч ел элек оештырганда, без гаилә белән бергә ял итеп, шул ук вакытта яраткан мавыгу белән шөгыльләнеп булуны күрсәтергә теләдек. Бүген катнашучылар арасында балалар да, аларның әти-әниләре дә, бабалары да бар, - дип билгеләде оештыручы "Ижминводы" санаторие баш табибы Анатолий Нюхнин.
    - Быелгы чемпионатны үткәрүдә яңалык та бар. Оештыручылар арасында - район җитәкчесе Игорь Привалов. Ул бар нәрсәдә дә ярдәм итеп кенә калмый, төп призларның берсен дә кертте - мотобур, - дип сөйләде журналистларга ярышларны төп оештыручыларның берсе Ирек Абдрахимов.
    Игорь Анатольевич балык тоту процессын күзәтә.
    - Мин үзем балыкчы түгел, ләкин карарга, катнашырга, кайвакыт чокырчык янында утырырга да яратам. Һәм миңа еш кына уңыш та елмая. Дөрес, зур балык капмый, ләкин минем принцип - табышны килограммлап түгел, балык башыннан исәпләү, - дип бүлеште безнең белән район җитәкчесе.
    Пассив балыкчылык яратучылар да аз түгел. Балыкчылар янына улы белән бер хатын килде. Алар Яр Чаллыдан, ярышларны тамаша кылалар.
    - Безнең гаиләдә барысы да балыкчылар, - ди Роза Мостаева. - Балыкчылыкка мәхәббәт нәселдән күчкән. Улым Руслан белән киләсе елда да чемпионатта катнашырга ниятлибез.
    Балыкчылар икенче көнне дә бәхетләрен сынап карадылар. Алдагы көндә тотылган балык аз иде, шуңа күрә ярышлар үткәрү урынын үзгәрттеләр. Бу көнне уңыш барысына да елмайды, һәр катнашучы базага табыш белән кайтты. Судьялар балыкларны үлчәделәр һәм төрле номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләделәр.
    Чемпионатны тантаналы ябу бәйрәмне хәтерләтте. Катнашучылар биеделәр, бер-берсен тәбрикләделәр һәм биредә киләсе елда да очрашырга сүз куештылар. Блеснага һәм мормышкага тотуда иң яшь балыкчылар дип Марсель Мариев һәм Никита Поричук аталды, иң өлкәннәре - Ратнер Мостаев һәм Юфар Харисов. Иң эре балыкны Андрей Комиссаров тотты, иң кечкенәсен - менделеевлы Федор Кандалин. Тотылган балыклар саны буенча Рифат Сингатуллин һәм Виктор Галкин беренчеләр булды. Даими катнашучыларга Мактау грамоталары һәм махсус призлар тапшырылды. Төп призларны - мотобур һәм "Ижминводы" санаториена юлламаны менделеевлы Рамил Минһаҗев һәм Андрей Красильников отты.
    - Фестивальдә һәр елны катнашам, балык тотуда даими шөгыльләнәм һәм, ниһаять, мин җиңдем, - диде Казан вузы студенты Рамил.
    Р.Сәхапов фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: