Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Кышкы каникулларда

    Кышкы каникул көннәрендә Ижевка клубында балалар өчен төрле чаралар оештырылды. Кыш бабай призына шахмат һәм шашка буенча үткәрелгән турнирда 5 нче сыйныф укучысы Андрей Мещерин җиңү яулады (җитәкчесе В.Краснов). Андрейга вымпел, тәмле бүләкләр, грамота тапшырылды. Авыл китапханәчесе Гүзәл Гәрәева Раштуа күңел ачу кичәсенә җыелганнарга конкурсларда, викторинада катнашырга тәкъдим итте. Табышмаклар...

    Кышкы каникул көннәрендә Ижевка клубында балалар өчен төрле чаралар оештырылды.
    Кыш бабай призына шахмат һәм шашка буенча үткәрелгән турнирда 5 нче сыйныф укучысы Андрей Мещерин җиңү яулады (җитәкчесе В.Краснов). Андрейга вымпел, тәмле бүләкләр, грамота тапшырылды.
    Авыл китапханәчесе Гүзәл Гәрәева Раштуа күңел ачу кичәсенә җыелганнарга конкурсларда, викторинада катнашырга тәкъдим итте. Табышмаклар чишү, уеннар оештыру, чыршы тирәли әйләнү, "Яңа ел әкиятләре" дигән мультфильм карау укучыларга бәйрәм атмосферасы бүләк итте. Өлкәннәр өчен үткәрелгән Раштуа кичәсе дә уңышлы булды. Бәйрәм котлауларын концерт номерлары алыштырды.
    Музыкаль бизәлешне чыгарылыш сыйныф укучылары Александр Нуртдинов, Рөстәм Гыймазетдинов тәэмин итте. Авыл халкы ял кичәсен оештыруга күп көч куйган клуб мөдире Алла Затиркога һәм авыл җирлеге башлыгы Валентина Пономаревага рәхмәтле.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим