Минем тормышым – брейк-данс
Һөнәрләре буенча иң яхшыларны данлау узган елга нәтиҗә ясау булды. Алар арасында "Мастер" үсмерләр клубы тренеры Сергей Улько да бар. Вәсилә Мортазина - Сигез ел элек энергияле егетләрдән команда туплау идеясе башка килде, - дип бүлешә ул. - Һәм теләк чынга ашты. Брейк-данста, тормыштагы кебек үк, уңышка ирешергә теләсәң, үз...
Һөнәрләре буенча иң яхшыларны данлау узган елга нәтиҗә ясау булды. Алар арасында "Мастер" үсмерләр клубы тренеры Сергей Улько да бар.
Вәсилә Мортазина
- Сигез ел элек энергияле егетләрдән команда туплау идеясе башка килде, - дип бүлешә ул. - Һәм теләк чынга ашты. Брейк-данста, тормыштагы кебек үк, уңышка ирешергә теләсәң, үз өстеңдә даими эшләргә, күп шөгыльләнергә кирәк. Хәзер мин икенче мәктәптә һәм "Мастер" клубында шөгыльләр алып барам. Уннан 17 яшькәчә 50 кешене җәлеп иттем, егетләр белән беррәттән кызлар да бар. Янәшәдә Нәҗип Миңнекәев, Руслан Фатыйхов, Антон Капитов, Владислав Толах, Лия Садриева кебек тарафдарлар булуы куандыра. Алар - төп составтагы брейк-дансчылар, һәркайсы диярлек мөстәкыйль укыта ала. Бишенче сыйныфта укучы Лиза Аксёнова - шәһәрнең иң яшь би-герлзларының берсе.
Брейкерлар телендә брейк-дансны тагын "би-боинг" дип атыйлар икән, димәк, биюче кызлар - "би-герлзлар", ә егетләр - "би-бойс". Сергей сүзләренчә, дөрес шөгыльләнсәң, брейк-данс сәламәтлеккә уңай йогынты ясый: тән мускулларын ныгыта, тонусны күтәрә, сыгылмалылыкны һәм пластиканы, көчне һәм сабырлыкны арттыра.
- Бу иҗади бию, һәркем даими ниндидер яңалык кертергә тиеш. Минем өчен брейкинг - стандарт уйлаудан азатлык, энергия алу чыганагы. Ул - без үзебезне үзебез чикләгән кысалардан азат мәдәният. Бию миңа кешеләргә, дөньяга, үземә башкача карарга ярдәм итте.
Сергей Йошкар-Олада ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән, читтән торып спорт һәм туризм академиясенең 5 нче курсында укый.
Би-бойс Антон Капитов болай ди:
- Брейкинг миңа ачылырга, үземне ышанычлырак тоярга ярдәм итте. Мин курыкмыйча урамда да бии һәм чыгыш ясый алам. Егетләр белән үз хисабыбызга Татарстанны урап чыктык, Самарада, Ижевскида, Тольяттида, Ялтада чыгыш ясадык. Мәскәүдә "Минута славы" тапшыруында булдык. "Сникерс Урбания", "Нью-Йорк Батл", "Винтовка", "Танцуй, планета" фестивальләрендә катнашып, призлы урыннар алдык.
- Брейк-данс һәр кешедә ритм, ирек, грация һәм позитив хисен үстерә, - дип өсти Владислав Толах. - Җәрәхәтләр алмас өчен, дөрес шөгыльләнергә, элементар үз-үзеңне саклау инстинктларына колак салырга, махсус кием кияргә кирәк. Командабыз безнең өчен икенче гаиләгә әверелде, анда һәркем үзенчә уникаль. Ә бергә без - көч!
.jpg)
-
19 апрель 2018 - 15:55Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.
-
18 апрель 2018 - 13:15Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
-
18 апрель 2018 - 08:07Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.
-
6 апрель 2018 - 14:03Җырларда – халкыбыз тарихы С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда халык ветераннары хорының “Минем адрес – Советлар Союзы” исемле егерменче йөзьеллыкның 70 нче елларына багышланган отчет концерты узды.
-
4 апрель 2018 - 13:46Подписка өчен фотоаппарат “Менделеевские новости”, “Менделеевск яңалыклары” әбүнәчеләре арасында чираттагы бәйге игълан итә.
-
30 март 2018 - 13:31Мин бай дәү әни! Наҗия Хаҗиеваны котлауны район башлыгы Валерий Чершинцев шундый сүзләрдән башлады.
-
21 март 2018 - 16:16Аның җырлары һәрвакыт үз тамашачысын таба Иске Гришкин мәдәният йорты директоры Виктор Япаев һөнәри бәйрәмен табигый мохиттә билгеләячәк.
-
21 март 2018 - 15:01Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне яктырткан иң яхшы журналист эшенә конкурс «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне яктырткан иң яхшы журналист эшенә конкурс игълан итте.
-
18 апрель 2018 - 08:07Казанда узачак футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына 2 миллионнан артык билет сатылган ЧМ-2018 матчларына билетларның яртысыннан артыгын чит ил җанатарлары алган.
-
18 апрель 2018 - 13:15Футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билет сатуның йомгаклау этабы башлана Чемпионатны оештыручылар җанатарларга билет сатып алуны сузмаска киңәш итә.
-
19 апрель 2018 - 15:55Казанда FIFA төп билет сату үзәге ачылды Бу үзәктә апрель ахырына кадәр FIFA сайтында сатылган билетларны алырга була.
Ночной режим