Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Паспорт – язның беренче көнендә

    Вәсилә Мортазина Уналты яшь менделеевлыга паспорт тапшырылды. Язның беренче көнендә туган якны өйрәнү музеенда бәйрәм рухы хөкем сөрде: музыка яңгырый, пөхтә итеп киенгән укучылар укытучылары, әти-әниләре, дуслары белән бинага үтә торалар. Бу бәйрәм чарасын оештыруга паспорт тапшыру сәбәпче булды. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр П.Миронов, К.Смирнова, З.Хәерт-динова, Ә.Талыйпова һ.б. лар почетлы кунаклар...

    Вәсилә Мортазина
    Уналты яшь менделеевлыга паспорт тапшырылды.
    Язның беренче көнендә туган якны өйрәнү музеенда бәйрәм рухы хөкем сөрде: музыка яңгырый, пөхтә итеп киенгән укучылар укытучылары, әти-әниләре, дуслары белән бинага үтә торалар. Бу бәйрәм чарасын оештыруга паспорт тапшыру сәбәпче булды.
    Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр П.Миронов, К.Смирнова, З.Хәерт-динова, Ә.Талыйпова һ.б. лар почетлы кунаклар булды. Алып баручылар Карина Шамина һәм Никита Гудовский чараны паспортның килеп чыгу тарихыннан башладылар.
    Район башлыгы Игорь Привалов тантана геройларын тәбрикләде:
    - Хәзер сезнең төп документыгыз - РФ паспорты. Россия гражданины булу - зур горурлык. Бу исемне намуслы йөртегез.
    - Балалар, бүген сезнең өчен истәлекле көн. Безнең - сугыш чоры балаларының мондый мөмкинлеге булмады. Паспортны шәһәр музеенда алуыгыз юкка түгел. Җиде герой ватаны белән горурланыгыз. Сезгә бәхетле тормыш телибез, - диде эчке эшләр бүлеге ветераннары советы рәисе Владимир Трапезников.
    Район башлыгы И.Привалов һәм миграцион служба начальнигы Е.Алиева үсмерләргә паспорт тапшырдылар. 16 егет һәм кыз яшь гражданин анты бирделәр. Эльмира Досманова әти-әниләр исеменнән чыгыш ясады, Юрий Жетыбаев оештыручыларга рәхмәт белдерде. Солистлар Анастасия Месеева һәм Рамил Гайнетдинов башкаруында "Закаты алые", "Аист на крыше", "Россия" патриотик җырлары яңгыраганда залда утырган һәркем үз ватаны турында уйлагандыр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим