Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Район Советы утырышы

    Дүшәмбе көнне муниципалитетның утырышлар залында район Советының чираттан тыш егерменче утырышы булды. Аның көн тәртибендә алты мәсьәлә тикшерелде: 1. "2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына Менделеевск муниципаль районы бюджеты турында" 2011 елның 26 декабрендә чыккан 95 нче санлы Менделеевск муниципаль район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында. 2....

    Дүшәмбе көнне муниципалитетның утырышлар залында район Советының чираттан тыш егерменче утырышы булды.
    Аның көн тәртибендә алты мәсьәлә тикшерелде:

    1. "2012 елга һәм 2013 һәм 2014 елларның планлы чорына Менделеевск муниципаль районы бюджеты турында" 2011 елның 26 декабрендә чыккан 95 нче санлы Менделеевск муниципаль район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында.
    2. Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Территориаль планлаштыру схемасын раслау турында.
    3. Җирләрне Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы территориясендәге җирле билгеләнештәге аеруча сакланучы территорияләр җирләренә кертү тәртибе турында Положениене раслау турында.
    4. Менделеевск муниципаль районы территориясендә җирләрне файдалануга муниципаль контроль башкарганда тикшерүләр үткәрүнең административ регламентын раслау турында.
    5. "Менделеевск муниципаль районы территориясендә җирләрне файдалануга муниципаль җир контроле турында Положениене раслау турында" 2007 елның 13 июнендә чыккан 92 нче санлы Менделеевск муниципаль район Советы карарына үзгәрешләр кертү турында.
    6. Торак булмаган бинаны түләүсез файдалануга бирү турында.
    Әлеге мәсьәләләр буенча финанс-бюджет һәм җир һәм милек мөнәсәбәтләре палаталары рәисләре Анна Афанасьева, Фәридә Садыйкова, районның баш архитекторы Равил Хәбиров чыгышларын тыңлап, депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр (муниципалитетның рәсми сайтында бастырыла).

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: