Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Сакларга һәм арттырырга

    - Башкарган эшебезнең нәтиҗәсе тулысы белән еллар узгач күренә, - ди көр, эшлекле тавыш белән ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Алабуга урман хуҗалыгы Менделеевск урманчылыгы лесничие М.Мөхәммәтҗанов, служба эшчәнлеге һәм коллективның ирешкән уңышлары, киләчәккә бурычлары белән таныштырып. - Миңнегаян Таһирович, районда урманнар күпме мәйданны били һәм яшел массивны арттыру...

    - Башкарган эшебезнең нәтиҗәсе тулысы белән еллар узгач күренә, - ди көр, эшлекле тавыш белән ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Алабуга урман хуҗалыгы Менделеевск урманчылыгы лесничие М.Мөхәммәтҗанов, служба эшчәнлеге һәм коллективның ирешкән уңышлары, киләчәккә бурычлары белән таныштырып.

    - Миңнегаян Таһирович, районда урманнар күпме мәйданны били һәм яшел массивны арттыру буенча нинди эшләр башкарыла?
    - Район территориясендә 6581 га җир мәйданын урманнар тәшкил итә. Бу 6,2% дигән сүз. Республика буенча күрсәткеч - 15,7%. Безнең иң мөһим бурыч - урманнарны саклау һәм арттыру. Агымдагы елда коллектив һәм менделеевлылар көче белән 120 гектарда урман культуралары тәрбияләдек, чистарту максатыннан 120 гектарда корыган агачлар киселде. Урманнарны чүп-чардан арындыру һәм аны санитар чистарту эшләре 100 га мәйданда башкарылды. Көзен яшь үсентеләр утырту эшләре башланды. Үсентеләр алу өчен Урманчылык идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
    - Соңгы елларда корыган чыршылар күренә башлады. Моның сәбәбе нәрсәдә?
    - Кызганыч, бу чынлап та шулай. Район һәм республикада үскән яшел гүзәлкәйләрне бөҗәкләр басты. Бу максаттан корыган агачларны кисеп, яңаларын утырту башланды. Утын сорап мөрәҗәгать итүчеләр чыршыларны сатып ала алалар.
    - Янгыннарны булдырмас өчен нинди чаралар күрелә?
    - Безнең бәхеткә, соңгы өч елда янгын очраклары күзәтелмәде.
    Ләкин профилактик чараларны туктатмыйбыз, янгыннарны кисәтү максатыннан кулдан килгәннең барысын да эшлибез. "Кызыл әтәч"тән саклану өчен махсус юлларны тәртиптә тотабыз, янгынга каршы 62 километр озынлыкта минераль полосалар булдырылды, 138 км шундый полосалар һәрвакыт контрольдә.
    - Миңнегаян Таһирович, менделеевлыларның урманнарга мөнәсәбәте нинди?
    - Табигать кочагында ял итүчеләр аеруча яз, җәй һәм көз айларында күп. Тиешсез урында учак ягып, үзләре артыннан чүп-чар калдыручылар бихисап, җиләк-җимеш җыйганда агач ботакларын сындыралар. Урманнар - җәмгыятьнең бәяләп бетергесез байлыгы. Аларны саклыйк, моның өчен күп кирәкми.
    - Браконьерлар һәм законсыз агач кисүчеләр белән көрәш нидән гыйбарәт?
    - Районда мондый очраклар сирәк, ләкин бар. Закон бозучыларга аңлату эшләре алып барыла һәм административ җәза чаралары күрелә.
    - Хәзер нинди планнарны тормышка ашырасыз?
    - Агымдагы елның 1 сентябреннән "Татарстанда чиста урманнар" республика акциясе башланды. Ул ТР Министрлар Кабинеты боерыгы буенча XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерлек уңаеннан оештырыла. Акциянең максаты - урманнарның санитар-экологик торышын яхшырту. 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк чарага урманчылар актив кушылдылар. Бу гамәлгә район башкарма комитеты вәкилләре, предприятиеләр, учреждениеләр, уку йортлары һәм җирле үзидарә башлыклары йогынтысы белән хезмәт коллективлары, укучылар, студентлар да өстәлсә, урманнарыбыз күзгә күренеп чистарыр иде.
    - Урман - зур байлык, дибез. Моның шулай булуына инанасызмы?
    - Урманнар - без сулый торган кислород чыганагы, сәламәтлеккә файдалы ял итү урыны, чиксез күптөрле чимал байлыгы. Химия промышленносте үсү белән газ, нефть, төрле органик чималлардан товарлар җитештерелә башлагач, агач куллану кимергә тиеш иде кебек. Киресенчә, арта гына бара. Агачтан кәгазь ясыйлар, ул, уку әсбапларыннан тыш, төрү һәм тегү материаллары, җиһаз, сөлге, җәймә һ. б.лар җитештерү өчен дә файдаланыла. Кәгазь ясауга ел саен уннарча миллион кубометр агач тотыла. Спирт, фенол, ясалма ефәк, төрле лаклар, буяулар да - агач җимешләре. Хәзер химик юл белән агачтан утка чыдамлы, бөгелә-сыгыла, сузыла торган материаллар ясала.
    - Агачларны һава чистартучылар буларак та беләбез.
    - Бер кубометр агач массасы фотосинтезланганда ярты тоннага якын кислород хасил була һәм шулкадәр углекислый газ атмосферадан йотып алына. Үсеп утырган агачлар җәй көне һавадагы тузанның яртысын тотып ала. Агачларга тузан тәрәзә пыялаларына һәм үләнле болыннарга караганда ун мәртәбә артыграк утыра.
    - Һөнәри бәйрәм уңаеннан хезмәттәшләрегез турында ниләр әйтер идегез?
    - Коллективта нибары җиде кеше. Аларның һәрберсе - үз эшенең остасы. Хезмәткәрләр, шәһәр һәм авыллар халкы ярдәмендә билгеләнгән планнар гамәлгә ашырыла. Урманчылар Әсхәт Гәрәев, Алексей Семенов, Вячеслав Тарасов, җәмәгать инспекторы Фәнис Димөхәммәтов һ.б.ларның тырышлыгы мактауга лаек. Яшел массивны торгызу, яшәртү, корткычлардан, яман куллардан саклау, экология мәсьәләләрен хәл итү - урманчыларның бурычы. Аларны серле дөньяга гашыйк булу берләштерә, эшләренә дәрт-дәрман бирә. Коллегаларымны бәйрәм белән тәбриклим, барлык башлангычларыбызда уңышлар телим!
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: