Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • “Шаян” Максимга ярдәм итте

    Күмертау шәһәрендә яшәүче кечкенә Максимга карап, аның кыска гына гомерендә күпме сынаулар үткәненә ышануы да кыен. Табиблар сабыйга куркыныч диагноз куялар - глиома, баш мие шеше. Еш кабатланучы өянәкләр, бетмәс-төкәнмәс дару препаратлары, уколлар, системалар - өлкәннәрнең дә бөтенесе боларга түзмәс иде. Осиповлар гаиләсендә малайга операция һәм реабилитация өчен акча таләп...

    Күмертау шәһәрендә яшәүче кечкенә Максимга карап, аның кыска гына гомерендә күпме сынаулар үткәненә ышануы да кыен.
    Табиблар сабыйга куркыныч диагноз куялар - глиома, баш мие шеше. Еш кабатланучы өянәкләр, бетмәс-төкәнмәс дару препаратлары, уколлар, системалар - өлкәннәрнең дә бөтенесе боларга түзмәс иде. Осиповлар гаиләсендә малайга операция һәм реабилитация өчен акча таләп ителә. Башкортстанның Күмертау шәһәрендәге "Дуслык" Республика мәдәни-методик үзәгенә хәйрия концертына "Шаян" халык биюе ансамбле дә чакырылды. Малайлар һәм кызлар, бөтен эшләрен ташлап, Максимга көчләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтер өчен 550 километр юл узып килделәр. Тамашачылар, коллектив әгъзаларының күңел киңлегенә сокланып, яшь талантларны аягүрә алкышладылар. Кирәкле сумма җыелды, Новосибирск табиблары катлаулы операция ясадылар. Хәзер Максим өйдә, беренче нәтиҗәләрне бирүче реабилитациянең дәвамлы этабын үтә: малай йөри, сөйләшә, кулын хәрәкәтләндерә башлады. Озакламый ул яшьтәшләре кебек шаян, тиктормас, иң мөһиме - сәламәт булыр.
    Осиповлар гаиләсе Нәкыя Шамилевна Насыйфуллина җитәкләгән "Шаян" үрнәк бию ансамбленә, хореограф Лилия Җәүдәтовна Бәхтияровага, шулай ук С.Гассар исемендәге мәдәният сарае директоры Лилия Федоровна Галиевага зур рәхмәт белдерә. Яклавыгыз, изгелегегез һәм битараф булмавыгыз өчен рәхмәт. Сезгә бәхет, сәламәтлек, барлык эшләрегездә уңышлар телибез.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: