Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Штаб мониторлый

    Халык яшәешен тәэмин итү мәсьәләләре район башкарма комитеты штабы утырышларында атналык мониторинг үтә. Сишәмбе көнне түгәрәк өстәл артында торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре һәм кызыксынган вазифаи шәхесләр катнашында социаль билгеләнештәге объектларны һәм торак фондны җылылык белән өзлексез тәэмин итү, авыл торак пунктларына сыйфатлы эчәргә яраклы су бирү, коммуналь хезмәтләргә бурычларны бетерү...

    Халык яшәешен тәэмин итү мәсьәләләре район башкарма комитеты штабы утырышларында атналык мониторинг үтә.
    Сишәмбе көнне түгәрәк өстәл артында торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре һәм кызыксынган вазифаи шәхесләр катнашында социаль билгеләнештәге объектларны һәм торак фондны җылылык белән өзлексез тәэмин итү, авыл торак пунктларына сыйфатлы эчәргә яраклы су бирү, коммуналь хезмәтләргә бурычларны бетерү һәм башка мәсьәләләр каралды.
    Гражданнарның йортларына җылылык бирү схемасы белән "Жилэнергосервис" предприятиесе җитәкчесе Ринат Шәрипов һәм "Татгазэнерго" генераль директоры урынбасары Раил Зиннәтуллин таныштырдылар. Алар ышандырганча, атна ахырына бу мәсьәлә көн кадагыннан алыначак, ә вак ремонт эшләре график буенча агымдагы режимда башкарылачак.
    "НижнекамскАмазон" ҖЧҖ компаниясе директоры Александр Волков Бәзәкәдә су чистарту системасын реанимацияләү тәкъдиме белән чыкты. Торак пунктта сыйфатлы эчәргә яраклы су белән тәэмин итүдәге хәлне җентекле өйрәнү барышында суны тирән чистарту өчен кыйммәтле мембрана җиһазы алу турында карар кабул ителде.
    ТКХ хезмәтләренә түләмәүчеләр белән эшләү район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнур Йосыповка һәм ТКХ бүлеге начальнигы Андрей Тарасовка йөкләнде.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим