Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Скандинавча яшәү

    Вәсилә Мортазина Һәр кичне Набережная урамында сез чаңгыныкына охшаган таяклар тоткан энергияле ханымны очрата аласыз. Чаңгыларын югалткан дип уйламагыз, ул безнең шәһәр өчен гадәти булмаган "скандинавча" йөрү белән шөгыльләнә. Бу ханым - 1 нче мәктәпнең география укытучысы Рушания Гыйльметдинова. - Минус 12 килограмм - берничә ай тырышып шөгыльләнүләр һәм дөрес...

    Вәсилә Мортазина
    Һәр кичне Набережная урамында сез чаңгыныкына охшаган таяклар тоткан энергияле ханымны очрата аласыз. Чаңгыларын югалткан дип уйламагыз, ул безнең шәһәр өчен гадәти булмаган "скандинавча" йөрү белән шөгыльләнә. Бу ханым - 1 нче мәктәпнең география укытучысы Рушания Гыйльметдинова.
    - Минус 12 килограмм - берничә ай тырышып шөгыльләнүләр һәм дөрес туклану нәтиҗәсе, - ди Рушания Гаязовна. - Көз көне мин "Жемчужина" санаториенда ял иттем, шунда төньяк илләреннән килгән бу спорт төре турында беренче тапкыр ишеттем. - Дөрес, ул вакытта "скандинавча" йөрү буенча мастер-класс үтәргә кыймадым. Өйгә кайткач интернетта мәгълүматны өйрәнә башладым. Мине чаллылылар тәэсирләндерде, аларда бу спорт төре киң таралган. Мин чаңгы таяклары алдым һәм, җитди карарга килеп, тренировкага чыктым. Шуннан бирле бу йөрүләр гадәткә керде.
    Спортчы сүзләренчә, шөгыльләр файда китерсен өчен, экипировканы дөрес сайларга кирәк. Өс киеме иркен, хәрәкәтләрне чикләмәскә, аяк киеме уңайлы булырга тиеш. Таякны кирәкле озынлыкта сайлау да мөһим. Моның өчен кешенең буен 0,68гә тапкырлыйбыз. Мәсәлән, буегыз 160 см икән, 160×0,68=108,8 см, димәк сезгә 105-110 см озынлыктагы таяклар туры киләчәк. Алар җиңел булырга тиеш, шуңа күрә алюминий таяклар сайлау зарур.
    - Бервакыт чираттагы шөгыль вакытында узып баручы чаңгыларымны кая югалтканлыгым белән кызыксынды. Минем аңлатуларым бушка булды, - дип елмаеп искә ала бу очракны язмабыз герое. - Мин аңлыйм: әлеге мавыгу безнең шәһәрдә сәер булып күренә, озакламый скандинавча йөрү модага керер дип өметләнәм. Спортның бу төренең каршылыклары юк диярлек. Елның теләсә кайсы фасылында шөгыльләнергә була.
    Якыннары Рушания Гаязовнаның яңа мавыгуын хуплыйлар. Тормыш иптәше Фәрит Гыйльметдинов болай ди:
    - Минем хатыным искиткеч. Аны беренче тапкыр студентлар чарасында бәйгедә токмач кискәндә күрдем һәм гашыйк булдым. Ул шуннан бирле үзгәрмәде, шундый ук тынгысыз. Эшкә кадәр кәҗәләрне ашатып һәм савып өлгерер өчен, иртә тора. Дөрес, ул берничә көн Казанда булганда, кәҗәләрне тәрбияләү минем өскә йөкләнде. Аннан мәктәпкә дәресләренә йөгерә. Кич белән "скандинавча" йөрү белән шөгыльләнә, бер генә минут та тик утырмый.
    Таяклар ярдәмендә йөрү аякларга гына түгел, кулларга, аркага һәм җилкәләргә дә нагрузка бирә. Галимнәр ышандырганча, кызу темпта бер сәгать скандинавча йөрү 300 килокалориядән котылырга ярдәм итә. Саф һавада интенсив йөрүдән соң кәеф тә күтәрелә. Димәк, уйланыр нәрсә бар.
    Сергей Романов фотосы
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим