Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Сәләтлеләр өчен чыршы бәйрәме

    Иҗат үзәгендә үткәрелгән чарага район мәктәпләрендә белем алучы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 80гә якын сәләтле малай һәм кыз чакырылды. Аларның бәйрәм шатлыгын шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов уртаклашты. Алып баручы Гөлназ Стрелкова, тантананы ачып, котлау өчен сүзне беренче җитәкчегә бирде. - Илебез икътисады заманча технологияләр ярдәмендә үсеш алган чорда...

    Иҗат үзәгендә үткәрелгән чарага район мәктәпләрендә белем алучы һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүче 80гә якын сәләтле малай һәм кыз чакырылды.
    Аларның бәйрәм шатлыгын шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов уртаклашты. Алып баручы Гөлназ Стрелкова, тантананы ачып, котлау өчен сүзне беренче җитәкчегә бирде.
    - Илебез икътисады заманча технологияләр ярдәмендә үсеш алган чорда белемле, югары интеллектлы, һәр яктан камил белгечләргә ихтыяҗ арта. Сезнең арагызда фән нигезләрен ныклы үзләштерүчеләр, төрле түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә шөгыльләнүчеләр, бәйгеләрдә, конкурсларда, олимпиадаларда югары күрсәткечләргә ирешүчеләр күп. Димәк сез районның гына түгел, Татарстанның һәм Россиянең дә киләчәге, - диде Игорь Анатольевич.
    - Мин әлегә балалар бакчасына йөрим, - ди Сәмирә Ибраһимова. - Бик теләп бассейнда йөзү белән, бию түгәрәгендә шөгыльләнәм.
    Абалач мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Лилия Андреева шигырьләр яза, аның иҗади тәлгәшләре кечкенә җыентыкка тупланган. Иске Гришкиннан килгән 9 нчы сыйныф шәкерте Марина Усольцева - уку алдынгысы, рус теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда районда өченче урынны алган.
    - Без мондый чарада беренче тапкыр катнашабыз, - диләр кызлар. - Бәйрәм бик ошады.
    1 нче мәктәптән Полина Коновалова җәмәгать эшләрендә актив катнаша, ә 3 нче мәктәп укучысы Айдар Латыйпов спортка өстенлек бирә.
    Фән олимпиадаларында даими җиңү яулаучы 1 нче мәктәп укучысы Елена Красноперова һәм Бәзәкәдән уку алдынгысы Алмаз Гыйләҗев белем һәм тәрбия процессын төрле яктан камилләштерү өчен шартлар тудыруы, мәгариф өлкәсендәге проблемаларга битараф булмавы өчен район башлыгы Игорь Приваловка рәхмәт белдерделәр.
    Иҗат үзәгенең театр түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр залдагыларга "Яңа ел маҗаралары яки Убырлы карчык каршы" дигән сәхнәләштергән тамаша әзерләгәннәр. Әкият геройлары Кыш бабай (Ленар Нәбиуллин), Кар кызы (Аделина Сперанская), Урман иясе (Айгөл Гомәрова), Убырлы (Карина Шамина), Песи (Регина Антонова), Куян һәм Аждаһа (Владислав Хан) катнашындагы әкиятне тамашачылар көчле алкышларга күмделәр.
    Соңыннан катнашучылар өчен әйлән-бәйлән, Менделеевск турында викторина, карнавал костюмнары бәйгесе, уеннар һәм дискотека оештырылды. Балаларга район башлыгыннан Яңа ел бүләкләре тапшырылды.
    М.Григорьева
    Э.Панфилова фотолары
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: