Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Спорт ярдәм итәр

    "Уңайлы мохит" пилот проектының төп моментларының берсе булып инвалидларның җәмгыятьтә адаптацияләнү мәсьәләсе тора. Мөмкинлекләре чикле кешеләр сәламәт халык арасында үзләрен уңайсыз хис итәләр, еш кына кинаяләрдән, кыек карашлардан куркалар. Төп сәбәпләрнең берсе - реализацияләнмәү. Ә бит һәр кешедә ниндидер, кайвакыт яшерен, потенциал бар. Аны табып, тормышка ашырырга кирәк. Аеруча бу...

    "Уңайлы мохит" пилот проектының төп моментларының берсе булып инвалидларның җәмгыятьтә адаптацияләнү мәсьәләсе тора.
    Мөмкинлекләре чикле кешеләр сәламәт халык арасында үзләрен уңайсыз хис итәләр, еш кына кинаяләрдән, кыек карашлардан куркалар. Төп сәбәпләрнең берсе - реализацияләнмәү. Ә бит һәр кешедә ниндидер, кайвакыт яшерен, потенциал бар. Аны табып, тормышка ашырырга кирәк. Аеруча бу безгә - инвалидларга кагыла. Адаптация темасын зур булмаган мәкаләдә ачу мөмкин түгел. Бу бер сәгатьнең яки көннең генә мәсьәләсе түгел. Бу - төрле һөнәр, социаль хәл, дин кешеләренең озакка сузылган хезмәте. Бүген мин үзеңә ышану мөмкинлекләренең берсе турында гына әйтергә телим.
    Спорт куәтле реабилитация-адаптация средствосы булып тора. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү ихтыярны чыныктыра, рухны һәм тәнне ныгыта. Мин спорт чараларына, фестивальләргә баргач спортчы-инвалидларга сокланып туя алмыйм. Кайвакыт аларның күзләре яшьләрдән ялтырый. Ләкин бу яшьләр җиңелү ачысы яисә җиңү шатлыгы белән дә, аларның авырулары белән дә бәйле түгел. Безнең өчен бөтен юллар да ачык. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләрне саф һавада да, спорт залында да үткәрергә була. Инваспортны популярлаштыру һәм үстерү буенча Республика инвалидлар спорт җәмгыяте федерациясе зур эш башкара. Аны Россиянең атказанган тренеры Фәридә Идрисовна Сафиуллина җитәкли - спорт җәмгыятен төзүнең башлангычында торган кеше, аның алыштыргысыз әйдаманы. Спорт белән шөгыльләнә башлаучылар үзләрен дулкынландырган мәсьәләләр һәм проблемалар буенча (8843)544-88-51 телефонына шалтырата алалар.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим