Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Свияжскига экскурсия

    Күптән түгел дәүләт службасы ветераннары утрау - шәһәр Свияжскига экскурсия ясадылар. Сәяхәттә булучы пенсионерлар 16 гасырда төзелгән бай тарихлы Успенско Богородицкий һәм Иоанно - Предтеченский монастырлары белән сокландылар. Исемнәре революциягә кадәр бирелгән һәм үзгәрешсез калган Успенская, Троицкая, Никольская, Александровская урамнары буйлап үттеләр һәм гражданлык биналарын күзәттеләр. Казна төзелешләре - хастаханә,...

    Күптән түгел дәүләт службасы ветераннары утрау - шәһәр Свияжскига экскурсия ясадылар.
    Сәяхәттә булучы пенсионерлар 16 гасырда төзелгән бай тарихлы Успенско Богородицкий һәм Иоанно - Предтеченский монастырлары белән сокландылар. Исемнәре революциягә кадәр бирелгән һәм үзгәрешсез калган Успенская, Троицкая, Никольская, Александровская урамнары буйлап үттеләр һәм гражданлык биналарын күзәттеләр. Казна төзелешләре - хастаханә, казначылык, мунча, инженер корпусы казармалары да уникальлеген югалтмаганнар. Экскурсия архитектура-сәнгать музеен карау белән тәмамланды. Онытылмас хисләргә һәм тәэсирләргә баеп кайткан ветераннар сәяхәтне оештыруга ярдәм иткән район башлыгы И.Приваловка рәхмәтле.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: