Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Татарстанда иң киң таралган җир закончалыгын бозулар

    2012 елда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан 11 меңнән артык җир закончалыгын бозу ачыкланган, аларның күпчелеге - җир участогын үзбелдеге белән биләү яки аннан тиешле тәртиптә хокук билгеләүче документлар рәсмиләштермичә файдалану. 2012 елда мондый хокук бозуларның иң күбе Казанда теркәлгән - 986. Менделеевск районында 187 шундый хокук бозу ачыкланган....

    2012 елда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан 11 меңнән артык җир закончалыгын бозу ачыкланган, аларның күпчелеге - җир участогын үзбелдеге белән биләү яки аннан тиешле тәртиптә хокук билгеләүче документлар рәсмиләштермичә файдалану.
    2012 елда мондый хокук бозуларның иң күбе Казанда теркәлгән - 986. Менделеевск районында 187 шундый хокук бозу ачыкланган.
    Җир закончалыгын юридик затлар да, физик затлар да боза, гади гражданнар ешрак. Татарстанда җир участогын үзбелдеге белән биләү яки аннан тиешле тәртиптә хокук билгеләүче документлар рәсмиләштермичә файдалану белән бәйле 7290 хокук бозуның 6187 се физик затлар тарафыннан кылынган. Менделеевск районында - 187 очракның 150 се.
    Кагыйдә буларак, җир участогыннан законсыз файдалану аны бүлеп алу, корылмалар төзү, авыл хуҗалыгы һәм башка культуралар утырту һәм чәчү, җир участогының законлы хуҗаларына, контрольлек итүче органнарга керүне тыю белән билгеләнә.
    РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.1 нче маддәсе нигезендә әлеге төр хокук бозу өчен штрафлата административ җаваплылык каралган: гражданнар өчен - 500 сумнан бер меңгә кадәр, вазифаи шәхесләргә - 1000 нән 2000 сумга, юридик затларга - 10000 нән 20000 сумга кадәр.
    Узган елда, мәсәлән, Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең дәүләт җир инспекторлары тарафыннан әлеге маддә буенча хокук бозулар өчен 6 млн. сумнан артык суммага штраф салынган.
    Болардан тыш, гаеплене административ җаваплылыкка тарту, билгеләнгән штрафны түләтү аны хокук бозуны бетерүдән азат итми. Җир участогын үзбелдек белән биләгәндә аны бушатырга, алга таба милекче, хуҗасы, файдаланучысы яки арендаторы, власть яки җирле үзидарә органы файдаланырлык хәлгә китерергә кирәк.
    Мәгълүмат өчен
    Җир закончалыгын бозу белән бәйле барлык мәсьәләләр буенча түбәндәге адрес буенча Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең Менделеевск бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була: Менделеевск шәһәре, Фомин ур., 19, телефон 2-22-45.
    Пресс-служба
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим