Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Тормышта батырлыкка урын бар

    Вәсилә Мортазина Ирле-хатынлы Любовь һәм Николай Рябовларны еш кына Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булганнар мемориалы янында күрергә була. Алар чәчәкләр белән уллары Александр янына киләләр. Ата-ана йөрәгендә ул мәңгегә армиягә китеп кире кайтмаган унсигез яшьлек килеш калачак. Николай һәм Любовь заводта Яңа ел кичәсендә танышалар. Бер-берсен яратып өйләнешәләр. Гап-гади очрак,...

    Вәсилә Мортазина
    Ирле-хатынлы Любовь һәм Николай Рябовларны еш кына Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булганнар мемориалы янында күрергә була. Алар чәчәкләр белән уллары Александр янына киләләр. Ата-ана йөрәгендә ул мәңгегә армиягә китеп кире кайтмаган унсигез яшьлек килеш калачак.
    Николай һәм Любовь заводта Яңа ел кичәсендә танышалар. Бер-берсен яратып өйләнешәләр. Гап-гади очрак, андыйлар миллионлаган. Ләкин алар язмышның авыр сынау әзерләячәген күз алдына да китерә алмыйлар.
    Беренче булып кызлары Вера туа, аннан соң игезәкләр Александр һәм Надежда. 1987 елның 1 сентябрендә Саша һәм Надя 3 нче мәктәпнең беренче сыйныфлары сафына кушылалар. Йөрәк кушуы буенча һөнәрен сайлаган Валентина Алексеевна Бобовкина тәүге яраткан укытучылары була. Сашага уку җиңел бирелә, ләкин ул күбрәк спортны ярата. Самбо, ирекле көрәш белән шөгыльләнә, мәктәп чараларында актив катнаша. Маркалар җыю белән мавыга. Мәктәпне тәмамлагач, Александр Алабуга пединститутының физика-математика факультетына керергә карар кыла. Ике баллы җитмәгәч, кәефен төшерми, "Барысы да алда, армиядән соң керәчәкмен", ди. Повестка көткән арада озак еллар әти-әнисе хезмәт куйган (Любовь Алексеевна - цех бухгалтеры, Николай Владимирович - алтынчы разрядлы слесарь) Карпов исемендәге химзаводка урнаша.
    Чын ир армиядә хезмәт итәргә тиеш - Александр шулай уйлый. 1998 елның көзендә туганнары, дуслары, сыйныфташлары егетне хәрби хезмәткә озаталар.
    Якташыбыз Оренбург өлкәсенең Тоцкое поселогында гранотометчик булып хезмәт итә. Хезмәте 1999 елның сентябренә кадәр үз җаена бара. Ә аннан соң егетне һәлак иткән икенче Чечен сугышы башлана.
    Еллар узгач, Сашаның туганнары һәм якыннары вакыйгаларның бөтен картинасын торгызалар. Игезәк туганы Надежданың улы Кирилл абыйсы истәлегенә социаль проект әзерли. Менә аның эшеннән өзекләр.
    "Тынычлык саклаучы көчләр" мотоукчылар дивизиясенең 506 нчы полкы икенче ротасы составында Саша хәрби хәрәкәтләр районына җибәрелә. Аларның полкы Терск сыртын, Ханкаланы яулап ала. 2000 елның 17 гыйнварында ике мотоукчылар бригадасы көче белән Грозныйны штурмлау башлана. Туктаусыз ут пехотаны җиргә сеңдерә, ут шашкалары белән атышып, чигенергә, үлгәннәрне һәм яралыларны алып чыгарга туры килә..."
    Ул вакытта безнекеләрнең күпчелеге һәлак була, полкның шәхси составының өчтән бер өлеше диярлек. Соңрак документларда 506 нчы полк кәгазьләрдә генә калды дип язалар. Сашаның исән түгеллеге турында хәбәр туганнарына һәм якыннарына 2000 елның гыйнвар ахырында килә. 2000 елның 14 мартыннан РФ Президенты Указы белән Александр Рябов үлгәннән соң "Батырлык Ордены" белән бүләкләнә. Майда шәһәр администрациясендә орденны Александрның әти-әнисенә тапшыралар. 2007 елның 7 сентябрендә Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булган шәһәрдәшләребезнең исемнәрен мәңгеләштергән мемориал ачыла.
    - Без туганым белән аерылгысыз, бер-беребезгә бәйләнгән идек, - дип сөйли Надежда Николаевна. - Армиядән язган хатларында да кайгыртуы сизелә иде.
    Бүген бу хатлар - Рябовлар гаиләсендәге иң кадерле ядкарь. Вакыт саргайткан битләрне кат-кат укып, әти-әнисе, апалары, аларның балалары яңадан-яңа хәбәрләр табалар. Хатларында - озакламый кайтуга ышаныч, туган йортын сагыну, киләчәккә өмет...
    1999 елның 12 мартыннан:
    Син, әти, юксынма. Без бит синең белән бербөтен. Барлык эшләрне бергә башкара идек... Әбинең бакчасында тагын икәү бәрәңге казырбыз. Иң мөһиме - балыкка бергә йөрербез. Кышын да, җәен дә. Һәркайда машинада һәм мотоциклда.
    1999 елның 30 августыннан:
    Сәлам, минем сөекле әти-әнием, Надюха, Верунчик!
    Минем барысы да яхшы, хәтта бик яхшы дип хәбәр итәм. Исән-сау, сәламәт, әлбәттә сезгә дә шуны ук телим. Ләкин менә тулы бәхет өчен бик аз гына җитми, иң беренче чиратта - сез...
    "Улыгызның һәлак булу хәбәрен күтәрергә кайдан көч таптыгыз?" дигән сорауга Николай Владимирович болай ди: "Кызларым Надежда, Вера, әниләре Любовь ярдәм итте".
    - Ходай безгә дүрт искиткеч онык - Виктор, Виталий, Иван һәм Кириллны бирде, - дип өсти Любовь Алексеевна. - Ләкин, күпме генә вакыт узмасын, йөрәктәге яралар төзәлми, кайвакыт улыбыз төшкә керә, хатларында язган кебек, кайтырга вәгъдә итә...
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: