Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Уңыш дәресе

    12-14 декабрьдә 1 нче мәктәптә өлкән сыйныф укучылары өчен "Уңыш дәресе - белсәң, өйрәт" акциясе үтте. Дәресне һөнәри, иҗтимагый, иҗади эшчәнлекләрендә сизелерлек уңышларга ирешкән төрле еллар чыгарылышлары үткәрде. Очрашуга район больницасының хирург-табибы Александр Антонов, китапханәче Рәзинә Галиева, "Л.Я.Карпов исемендәге химзавод" ААҖнең кадрлар мәсьәләсе буенча директор урынбасары Светлана Гижирова, табиб-бактериолог Наилә...

    12-14 декабрьдә 1 нче мәктәптә өлкән сыйныф укучылары өчен "Уңыш дәресе - белсәң, өйрәт" акциясе үтте.
    Дәресне һөнәри, иҗтимагый, иҗади эшчәнлекләрендә сизелерлек уңышларга ирешкән төрле еллар чыгарылышлары үткәрде. Очрашуга район больницасының хирург-табибы Александр Антонов, китапханәче Рәзинә Галиева, "Л.Я.Карпов исемендәге химзавод" ААҖнең кадрлар мәсьәләсе буенча директор урынбасары Светлана Гижирова, табиб-бактериолог Наилә Зарипова, "Кама таңнары" приюты тәрбиячесе Марина Куликова, 1 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, психолог Әлфия Мәүлиева, шәхси эшмәкәр Резедә Прокофьева чакырылдылар.
    Дәрестә укучылар чыгарылышлар белән түбәндәге сорауларга җаваплар эзләделәр: Тормышта ничек уңышка ирешергә? Уңышның сере нәрсәдә? Чыгыш ясаучыларның һәркайсы үз уңышының тарихы, тормышка юллама биргән мәктәбенең роле турында сөйләде. Үсеп килүче буынга киңәшләр, укучыларның сорауларына җаваплар бирелде.
    Дәресләр презентацияләр, видеороликлар белән үрелеп барды. Очрашу ахырында уңыш формуласы чыгарылды: "Теләк+хезмәт сөючәнлек+үҗәтлек=УҢЫШ".
    Укучылар фикеренчә, чыгарылышлар белән әңгәмәләр онытылмас тәэсирләр калдырды. Алар кунакларның тормыш принципларын искәрмәгә алдылар, уңышка ирешергә, алга барырга карар кылдылар.
    Ә.Мәүлиева
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: