Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Яңа елда яңа бәхет белән тулы торсын тормыш юллары

    "Тутырылган казны үзем әзерлим" Фирдис Абдрахманов, «Менделеевсказот» ҖЧҖ директоры: - Фирдис Әсхәтович, 2012 елның нинди вакыйгалары сезнең өчен аеруча истәлекле булды? - Быел мин ике бүләк алдым -«РФнең почетлы химигы» һәм «ТРның атказанган химигы» исемнәрен. - Сез Яңа елны ничек каршылыйсыз? - Күптәнге традиция буенча, Яңа елны өйдә - туганнар...

    "Тутырылган казны үзем әзерлим"
    Фирдис Абдрахманов, «Менделеевсказот» ҖЧҖ директоры:
    - Фирдис Әсхәтович, 2012 елның нинди вакыйгалары сезнең өчен аеруча истәлекле булды?
    - Быел мин ике бүләк алдым -«РФнең почетлы химигы» һәм «ТРның атказанган химигы» исемнәрен.
    - Сез Яңа елны ничек каршылыйсыз?
    - Күптәнге традиция буенча, Яңа елны өйдә - туганнар һәм дуслар белән каршылыйбыз. Бергәләшеп иртәдән үк бәйрәм өстәле әзерләүгә керешәбез, кичкә кунаклар җыела.
    - Яңа ел өстәлен нинди ризык бизәячәк?
    - Һәр елны безнең өстәлдәге аерым рецепт буенча пешерелгән ризык - тутырылган каз. Мин аны үзем әзерлим.
    - Менделеевлыларга нинди теләкләрегез бар?
    - «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләренә, барлык менделеевлыларга 2013 елда хезмәтләрендә уңышлар, тотрыклылык, ныклы сәламәтлек телим. Һәрберебезнең өендә яхшы һава торышы булсын.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: