Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Яна ел маскарады

    Фотоконкурс дәвам итә. Чираттагы катнашучылар белән таныштырабыз. Алинә һәм Айсылу Нигъмәтҗановалар Бәзәкә авылында яшиләр, мәктәптә яхшы билгеләренә генә укыйлар, спортны, сәнгатьне үз итәләр. Кечкенәрәк чакларында Кыш бабайга да, могҗизаларга да ышанганнар. Аларны Яңа ел белән чын Кыш бабай (Фәрид Гәрәев) һәм Маймыл (Зөһрә Шәрәфетдинова) тәбрикләргә килгәннәр. Бәйге дәвам итә. Сездән...

    Фотоконкурс дәвам итә. Чираттагы катнашучылар белән таныштырабыз.
    Алинә һәм Айсылу Нигъмәтҗановалар Бәзәкә авылында яшиләр, мәктәптә яхшы билгеләренә генә укыйлар, спортны, сәнгатьне үз итәләр.
    Кечкенәрәк чакларында Кыш бабайга да, могҗизаларга да ышанганнар. Аларны Яңа ел белән чын Кыш бабай (Фәрид Гәрәев) һәм Маймыл (Зөһрә Шәрәфетдинова) тәбрикләргә килгәннәр.
    Бәйге дәвам итә. Сездән фотолар көтеп калабыз.
    Алинә һәм Азалия Нуретдиновалар да Бәзәкәдән. Алар инде "Озын толым" бәйгесендә сыналганнар иде. Бу юлы да редакциягә матур фотоларын юллаганнар.
    Җиңүчеләрне шәмнәр яктысында романтик кичке аш һәм SPA-салонга абонемент көтә.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: