Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Юллар чокырсыз булсын

    Юлларны ремонтлау эшләрен 15 июньгә тәмамларга ниятлиләр. "Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ һәм "Татнефтедор" ҖЧҖ Алабуга автомобиль юллары идарәсе бу эштә подряд оешмалары булып исәпләнә. Ремонт эшләре җирле бюджет хисабына оештырыла. Районда планлаштырылган эш күләме төгәлләнгән. Шәһәрнең өч - Октябрь, Трудовая, Ленин урамнарында юллар ремонтланды. Белгечләр билгеләп үтүенчә, һава температурасы...

    Юлларны ремонтлау эшләрен 15 июньгә тәмамларга ниятлиләр.
    "Карпов исемендәге химия заводы" ААҖ һәм "Татнефтедор" ҖЧҖ Алабуга автомобиль юллары идарәсе бу эштә подряд оешмалары булып исәпләнә. Ремонт эшләре җирле бюджет хисабына оештырыла. Районда планлаштырылган эш күләме төгәлләнгән. Шәһәрнең өч - Октябрь, Трудовая, Ленин урамнарында юллар ремонтланды.
    Белгечләр билгеләп үтүенчә, һава температурасы даими үзгәрү, кар өемнәре нәтиҗәсендә асфальт катламы зыян күрә. Тагын бер сәбәп - елдан-ел саны артып торган машиналар арасында күбесе авыр йөк автомобильләре булу. Шуның өчен юлларда хасил булган чокырларны ремонтлау таләп ителә. Әмма аларның һәлакәткә китерә торганнарын беренче чиратта ремонтларга кирәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Ночной режим