Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Үзебезнеке – тәмле һәм сыйфатлы

    Халыкара кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан социаль яклау үзәгендә җирле җитештерүчеләр продукцияләре дегустацияләнде. Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы һәм "Роспотребнадзор" Идарәсенең территориаль бүлеге оештырды. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Әхмәдиева, "Роспотребнадзор" Идарәсенең территориаль бүлеге белгече И.Вахонина, Социаль яклау идарәсе начальнигы Ә.Салаватуллина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы...

    Халыкара кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан социаль яклау үзәгендә җирле җитештерүчеләр продукцияләре дегустацияләнде.



    Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы һәм "Роспотребнадзор" Идарәсенең территориаль бүлеге оештырды. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р.Әхмәдиева, "Роспотребнадзор" Идарәсенең территориаль бүлеге белгече И.Вахонина, Социаль яклау идарәсе начальнигы Ә.Салаватуллина, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органы әйдәп баручы белгече Э.Досманова һ. б.лар катнашты.
    - Быел "Кулланучылар хокукларын яклау" турындагы законның гамәлгә керүенә 20 ел. Беренче мәртәбә кулланучылар хокукларын яклау 50 ел элек тәкъдим ителде һәм дәүләт тарафыннан яклау тапты. Без хокукларыбызны белергә һәм, аларны тормышта кулланып, үз мәнфәгатьләребезне кайгыртырга тиешбез, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә булышлык буенча урынбасары Р.Әхмәдиева.
    Бу көнне Социаль яклау үзәгендә ял итеп, сәламәтлекләрен ныгытучы ветераннар җирле җитештерүчеләрнең пилмән һәм казылык эшләнмәләрен авыз иттеләр. "Смак" СХППК һәм шәхси эшмәкәр "Йосыпов А.И." тәкъдим иткән ризыклар телеңне йотарлык. Өлкән буын вәкилләре барысы да шундый фикердә.
    - Кибетләрдә "җирле җитештерүчеләр продуктлары" дигән язулар булсын иде. Үзебезнең продукциянең бәясе кулай, сыйфаты яхшы, куллану вакыты да контрольдә, - диләр ветераннар.
    Җирле җитештерүчеләр продуктлары табигый булулары белән үзенчәлекле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: