Күңелле экскурся: редакциягә кечкенә кунаклар килә
Газета тарихы һәм кызыклы мастер-класс битарафларны калдырмый.
Шәһәр учреждениеләренә һәм оешмаларына бару планында «Менделеевск яңалыклары» газетасы редакциясе дә җәлеп итүчәнлеген югалтмый. Бирегә укучылар төркемнәре килә һәм район басмасы белән таныша.
Шушы көннәрдә редакциягә Химиклар урамындагы 5 нче йортның ишегалды мәйданчыгыннан һәм 1 нче мәктәпнең мәктәп яны лагерыннан балалар килде. Алар газета тарихы белән таныштылар. Аларда сугыш елларындагы даими басмалар зур кызыксыну уятты. Тарихи стендтагы саргайган битләр шул заманның рухын һәм кәефен күрсәтә һәм яшь укучыларны җәлеп итә. Шулай ук балалар газетаның яңа санын чыгару процессын күзәттеләр һәм аны өй эшләрен башкаруга охшатып гаҗәпләнделәр. Монда шулай ук «черновиклар» һәм «чистовиклар»бар. Балалар кызыксындырган сораулар бирделәр, күбрәк белергә һәм аңларга тырыштылар.
Экскурсия мастер-класс белән тәмамланды, анда яшь экскурсантлар, алган белемнәрен кулланып, үз газеталарының беренче битен ясадылар. Кызлар һәм малайлар кайчы һәм клей белән оста эш иттеләр, үз газеталарына исемнәр бирделәр, аларга мәкаләләр һәм аларга исемнәрен, фотолартабып кисеп ябыштырдылар. Реналь Григорьев Иске саннарда үз фотосын тапты һәм гаиләсе истәлегенә газета ясады.
Аннары балалар үзләренең газеталары һәм беренче бит фоторамкасы белән фотога төштеләр. Барысы да татлы бүләк алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев