Меделеевскида туризмны үстерү буенча киңәйтелгән киңәшмә үтте
Казанышлар һәм киләчәккә планнар хакында кунакларга Радмир Ильдарович сөйләде.
Меделеевскида туризмны үстерү буенча киңәйтелгән киңәшмә үтте.
Район башлыгы Радмир Беляев, Татарстан республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР шәһәрләрен үстерү институты фондының «Табигый территорияләрне һәм экотуризмны үстерү буенча Дирекция» департаменты җитәкчесе Оксана Саргина Менделеевск районында туризмны үстерү стратегиясе турында фикер алыштылар.
Казанышлар һәм киләчәккә планнар хакында кунакларга Радмир Ильдарович сөйләде.
«Туристик кластер булдырабыз. Республика һәм «Аммоний» АҖ компаниясе белән берлектә,башкалар белән бер рәттән туризмага да бәйләнгән,булачак инфраструктур проектларны билгеләдек. Глэмпинг, кунакханә һәм пляж, ә перспективада кечке зурлыктагы су транспортлары тукталу өчен причал булачак. Болар барысы да үз көчебез һәм шәхси инвесторлар ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Хәзер исә безгә музейны реконструкцияләү һәм яңарту эшендә генә ярдәм таләп ителә» — диде ул.
Алга таба икътисад, ТОСЭР һәм эшкуарлыкны үстерү буенча Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Ленар Әхмәтов районның туристикпотенциалын исбат итүче презентациянетәкъдим итте, мастер-план һәм проектлар белән тирәнетен таныштырды.
Бөтеннең бер өлеше
Туган якны өйрәнү музее аерым игътибарга лаек булды. Аны яңарыш көтә. Тур продуктка әверелгән һәм үз эченә тарихи маршрутлар, остаханәләр һәм туклану зоналарын алган музей Алабугада башланучы туристик программаның бер өлешенә әвереләчәк.
Алабуга дәүләт музей-заповеднигы белән берлектә әзерләнгән проектның презентациясен аның директоры Гөлзада Руденко тәкъдим итте.
«Алабуга белән Менделеевскиның әлеге туристик-мәдәни кул бирешүе ике шәһәр өчен дә файдалы булачак», — диде Гөлзада Ракиповна.
Районның тарихи нокталарын урау программаның чираттагы пункты булды. Киңәшмә тәмамлангач кунаклар Туган якны өйрәнү музеена килделәр, ә соңрак Яңа Кокшан авылына юл алдылар. Кунакларны Монаш авылының башлыгы Ростислав Иосифов һәм җирле һәвәскәрләр чәй һәм беленнәр белән каршы алдылар. Кайчандыр гөрләгән химия сәнәгате бишегендә калдык өемнәре, завод манарасы һәм диварлары, һөнәрчелек училищесы бинасы сакланган. Соңгысының асыл агачтан күтәртелгән стеналар әле дә нык күренә, ә Ушаков плиткасы белән капланган идәнкүләм эффектын гасырлар аша җиткерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев