Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шәһәр сулышы

Менделеевск элемтәдә: Д. И. Менделеевның туган көнендә Россиянең төрле шәһәрләреннән 14 катнашучы телекүпер аша аралашты

Катнашучылар бөек химик тормышы турында сөйләделәр.

Дмитрий Иванович Менделеевның туган көнендә Менделеевск «Россия Менделеева» телекүперенә катнашты. Безнең шәһәр белән элемтәгә илнең төрле почмакларыннан 14 катнашучы чыкты. Алар арасында «Зарядье» паркы, Тобольск туган якны өйрәнү музее, Санкт-Петербург, Баку, Луганск, Донецк һәм башка күп кенә шәһәрләрдән экспертлар һәм музей хезмәткәрләре катнашты. Әлеге шәһәрләрнең һәр кайсының Дмитрий Иванович Менделеев белән бәйләнеше бар һәм алар шул хакта сөйләделәр.

Аларга Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев һәм «Аммоний» АҖ гендиректоры урынбасары Юрий Разбежкин да мөрәҗәгать итте. Алар шәһәрнең үсеше турында сөйләделщр, катнашучыларны шәһәребезгә кунакка чакырдылар.
Шулай ук телекүпер кысаларында Туган якны өйрәнү музее директоры Алина Әхмәтова чыгыш ясады. Ул «Зарядье» паркыннан элемтәгә чыкты һәм галимнең безнең шәһәр белән бәйләнеше турында сөйләде.

Александр Петренко һәм «Ля-ля-фа» ансамбле чыгышлары чараның искиткеч тәмамлануы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев