Менделеевск районында санитар-экологик ике айлык башланды
Чәршәмбе һәм шимбә өмәләре 31 майга кадәр атна саен үткәреләчәк.
Районда санитар-экологик ике айлык башланды. Чәршәмбе һәм шимбә өмәләре, кыштан соң барыбыз да бергәләп шәһәрне тәртипкә китерү һәм чистарту өчен, 31 майга кадәр атна саен үткәреләчәк. Һәр предприятие, оешма, учреждениегә участоклар беркетелгән. Ике ай дәвамында алар аны тәртипкә китерергә бурычлы.
Моннан тыш, агачлар утырту планлаштырыла. Геройлар аллеясында, Профсоюзная урамында, стадионга төшү юлында юкәләр, каеннар һәм чыршылар булачак.
Узган шимбәдә зур өмәгә хакимият, башкарма комитет, бюджет учреждениеләре, предприятиеләр хезмәткәрләре җәлеп ителде. Алар Алабуга ягыннан шәһәргә керү юлы территориясен «Ушков утраулары» паркына кадәр тәртипкә китерделәр. Себеркеләр, тырмалар, көрәкләр һәм капчыклар белән коралланып юл кырыйларын, тротуарларны чистарттылар, паркның үзендә тырышып эшләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев