Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шәһәр сулышы

Менделеевскида гражданнар җыеннары башланды

Беренче очрашу «Альфа » ТИС халкы белән узды.

Башкарылган эшләр турында хисап белән рәис Светлана Юрченко чыгыш ясады, халык өчен беренчел бурыч махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга ярдәм итү кирәклеген әйтте.

«Активистлар окоп шәмнәре ясыйлар, оекбашлар бәйлиләр, посылкалар җыялар, — дип билгеләде Светлана Анатольевна. — «Игелек банкы» акциясендә катнаштык — пыяла савытларга кайнатмалар төяп, МХО зонасына җибәрдек. Кайтарылган буш банкалар безнең солдатларның аларны куллануын, тәмле сыйлар өчен рәхмәтле булуларын дәлилли».

Моннан тыш, ел дәвамында территориядә өлкәннәр һәм балалар өчен бәйрәмнәр оештырыла, халык өмәләрдә катнаша.
Ләкин актуаль проблемалар да бар. Мәсәлән, узган җыенда көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде. Башкарылган эш турында отчет белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алмаз Исхаков таныштырды. Тугыз катлы йортларда чүп-чарны шахта аша контейнерларга җыю актуаль булып кала. Шахталар тиздән сүтеләчәк, йортлар янында заманча контейнер мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Әмма аңа кадәр анда яшәүчеләр җыелышы үткәреләчәк, һәркем үз фикерен белдерә алачак: риза яки каршы.
Тукай урамындагы 7 һәм 8 нче йортларның подъездларында җылыту радиаторларын алыштыру мәсьәләсе тулысынча хәл ителмәгән. Агымдагы елда, Алмаз Фәритович ышандырганча, яңа радиаторлар урнаштырылачак.
Район башлыгы Радмир Беляев район үсешенең төп күрсәткечләре белән таныштырды, перспективалы планнар турында сөйләде.
Шәһәрлеләр Радмир Илдаровичка һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләр вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Алар, нигездә, территорияләрне кардан чистартуга, подъездларны һәм түбәләрне ремонтлауга, септикларны суыртуга, көнкүреш калдыкларын чыгаруга кагылды. Барлык сораулар да контрольгә алынды.

«Менделеевск командасы шәһәрдә тагын да яхшырак һәм уңайлырак яшәү өчен бар көчен куя, — дип йомгаклады Радмир Беляев. — Ләкин безгә халык ярдәме дә кирәк. Әлбәттә, проблемалар бар, аеруча коммуналь өлкәдә, ләкин алар чишелә. Тырышырбыз».
Җыен активистларны бүләкләү белән тәмамланды. Район башлыгының Рәхмәт хатлары Владимир Балтаев, Чулпан Моратова һәм Юлия Камалеевага бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев