Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шәһәр сулышы

Менделеевскида мәктәпара сәламәтләндерү үзәге ачылды

Спорт мәйданчыгы химик-технологик лицей базасында эшличәк.

Укучыларны, әти-әниләрне һәм укытучыларны әлеге вакыйга белән район башлыгы Радмир Беляев һәм яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Рашат Фәизов котладылар, «Кристалл» хореография ансамбле чыгыш ясады. Радмир Илдарович спортның кеше тормышындагы ролен ассызыклады һәм лаеклыларны бүләкләде. Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Мактау грамотасын Татар Чаллысы мәктәбенең физкультура укытучысы Елена Николаева алды. Шулай ук физкультура укытучылары Рәмзия Зиннәтуллина (Ижевка мәктәбе), Лилия Матвеева (№ 1), Екатерина Воробьева (№ 7), Константин Алексеев (№ 4) Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.

«Әлеге лицейның капиталь ремонтын башлаганда, үз алдыбызга яхшы төзекләндерү һәм мәктәп спартакиадаларын үткәрү өчен заманча спорт мәйданчыгы булдыру бурычын куйдык. Балачактан ук спорт белән шөгыльләнүче кеше сыйфатлырак тормыш алып бара. Шуңа күрә спорт — тормышның мөһим өлеше», — диде Радмир Илдарович.

Спорт мәйданчыгы мөһим булган барлык кирәк-яраклар белән җиһазландырылган. Монда футбол кыры, баскетбол һәм волейбол мәйданчыгы, җиңел атлетика юлы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев