Менделеевскида «Пастернак укуларының» хедлайнерлары билгеле булды
20-22 сентябрьдә Менделеевск «Пастернак укулары» халыкара әдәби-театр фестивале өчен мәйданчыкка әйләнәчәк. Алда торган вакыйганың төп нечкәлекләре «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә район башлыгы Радмир Беляев тарафыннан әйтелде.
«Быел без фестивальне Борис Пастернакка гына түгел, ә аның XX гасыр уртасында Россия мәдәниятен һәм сүзне үстерүгә йогынты ясаган замандашларына да багышладык: Анна Ахматова, Анастасия һәм Марина Цветаевалар, Владимир Маяковский, Александр Вертинский һәм башкаларга», — дип билгеләп үтте ул.
Фестивальнең көтелгән кунаклары арасында — «Орфей» радиосында «Тавор в мажоре» тапшыруының авторы һәм алып баручысы, мәдәни тәнкыйтьче Йосси Тавор, театр һәм кино актеры Антон Кукушкин, Россиянең атказанган артисты, композитор һәм пианист Александр Покидченко, шулай ук Россиянең атказанган артисты Нина Шацкая булачак.
«Пастернак укулары» халыкара фестивале узган ел Менделеевскида ЮНЕСКО ярдәме белән беренче мәртәбә оештырылды һәм Борис Пастернак тормышының Менделеевск этабын искә алу чарасы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев