МХО сугышчысы гаиләсендә кыз туды
Закировлар гаиләсендә могҗиза Яңа ел алдыннан булды.
Бу бәйрәмне алар яңа составта билгеләделәр. Венера һәм Алмаз Закировларның 24 декабрьдә Амалия исемле кызлары туды.
Махсус операция сугышчысы кыска вакытлы ялда булды һәм шатлыклы вакыйганы гаиләсе белән уртаклашты.
Район башлыгы Радмир Беляев Закировларны балалары туу белән котлады. Менделеевлылар исеменнән истәлекле вакыйга хөрмәтенә бүләкләр һәм 20 000 сумлык сертификат тапшырды. Шулай ук якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм өлкән улы Артемга бүләк тапшырды.
Гаилә имин һәм ныклы булсын, Амалия бәхетле бала булып үссен, ә аның әтисе, һәм барлык ир-атлар да исән-сау өйләренә кайтсыннар, – диде Радмир Илдарович.
Р.Беляев шулай ук хәрби хезмәткәр белән махсус хәрби зонадагы хәлләр турында сөйләште, сугышчыларның нәрсәгә мохтаҗ булуы белән кызыксынды, гаиләнең тормыш-көнкүреш мәсьәләләре турында фикер алышты.
Сугышчы Менделеевскига кызы туар алдыннан кайтты. Гаиләне район башлыгы Радмир Беляев котлады.
фото район башлыгының матбугат хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев