Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шәһәр сулышы

«Химик» территориаль иҗтимагый үзидарәсе территориясендә Яңа ел бәйрәме узды.

Анда тирә-юнь йортларда яшәүче балалар һәм өлкәннәр, шәһәр кунаклары җыелды.

Чара башланыр алдыннан балалар үзләре ясаган уенчыклар алып килделәр. Наталья Суркова күз явын алырлык чыршы бәйләгән, аның оныгы исә перламутр чылбыр әзерләгән.
Яшел чыршы тирәсенә җыелган шәһәрлеләрне “Химик” ТИС рәисе Әлфия Талыйпова киләсе Яңа ел белән котлады, имин тормыш, сәламәтлек теләде.
Бәйрәм чарасы барышында үзенең моңлы җырларын, һәрвакыттагыча, Галина Богданова тәкъдим итте. Ә Анна Закусилованың шигырьләре һәм табышмаклары өлкәннәргә, аеруча балаларга ошады.
Кыш бабай һәм Кар кызы җыелганнарның кәефен күтәрү өчен бар тырышлыкларын куйдылар, һәркемнең күңелен күтәрделәр.
Депутатлар Рафаэль Сабитов һәм Рәйхан Сабирҗановтан һәркемгә бүләкләр бирелде, ә депутат Ильяс Вәлиев чыршыны яктырту өчен шартлар тудырды. Бәйрәмне оештыручылар мәдәният идарәсенә, үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Рәйхана Фәрхетдиновага музыкаль аппаратура өчен, сәхнә костюмнары өчен 3 нче лицей коллективына рәхмәтле.
Фото Ә.Талыйпова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев